Махсус хәрби операция
24 декабрь 2023, 21:29

Махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннары "Щелкунчик"ка килде

Спектакль балаларга гына түгел, олыларга да ошаган. 

23 декабрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары "Щелкунчик" спектаклен карарга җыелды. Спектакль реконструкциядән соң ачылган курчак театрында узды.

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы спектакльгә әлеге вакытта Ватан алдындагы бурычларын үтәгән яугирләрнең балаларын һәм гаилә әгъзаларын чакырды. Кичне тамаша залы тулысынча бала белән тулган иде. Спектакль башланганчы, балалар театрының зур һәм якты фойесында әкият персонажлары һәм Яңа елның төп герое Кыш Бабай белән күңел ачтылар. Алар күңелле итеп уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез,бүгенге көнгәчә Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча Украинада хәрби операция бара һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр 177 бердәм номерына, 122 номерына яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас