Махсус хәрби операция
19 декабрь 2023, 05:17

Якыннары сагынып көтә

Аны да СВОга алырлар дип беркем уйламаган...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Без еш кына СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр, фронтта  батырлыклар күрсәткән яугирләрне бүләкләү турында язабыз. Кызганыч булса да, махсус хәрби операциядә гомерләре өзелгән якташлар турында мәкаләләр дөнья күреп тора. Ә менә ирләрен, абый-энеләрен, әтиләрен өйдә өзелеп көтүчеләр турындагы язмалар сирәк дөнья күрә.

Уфа районы Шамонино авылы мәктәбендә эшләгән Алия да ирен СВОга чакырырлар дип уйламаган. “Завхоз” позывнойлы хәрбинең хатыны  бүген ничек яши? Әңгәмәбез шул хакта.

–Ирем белән 30 ел яшибез. Алты бала үстереп, аякка бастырдык. Бүгенге көндә алар инде мәктәп яшеннән узганнар. Иң кечесе – студент. СВО мәсьәләсенә килгәндә, бу безгә кагылыр дип уйламадык. Ирем –  запастагы офицер, СВО дан бер ел алда хәрби сборларга чакыргалаганнары хәтердә. Ни сәбәптәндер, нәтиҗәдә анда бара алмады.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, иремнең Уфада эшләп йөргән энесенә повестка килде. Ял көннәренә туры килгәнлектән, туганын һәм аның  хатынын утыртып, районыбызга юлландылар. Анда кайтып төшсәләр, хәрби комиссариат бинасы алдында тагы өч энесе һәм туганнары басып тора икән. Төшкә тиклем шулай энеләре өчен кайгырып йөргән. Шул вакыт үзенә хәрби комиссариаттан шалтыратканнар.  

Медкомиссия үтмәс дип уйладык, артык хафаланмадым да. Шулай да, ирем бик җаваплы кеше минем, Уфаның төрле кибетләреннән  тулы обмундирование  алдык. Аз суммалар түгел иде, тик ул вакытта акча санамадык, дигәндәй.

Комиссариатка кереп китте. Комиссия үтәр дә чыгар дип көтәбез. Чыкты да: “Минем кулда бөтен документлар...” – ди. Шунда гына без аны СВОга алачакларын аңладык.

Русча әйткәндә, поставили перед фактом инде?

–Әйе, нәкъ шулай. Хәрбиләр әзерлек урынына киткәч кенә  кемне нинди сәбәпләр аркасында кайтарып булу мөмкинлекләре билгеле була башлады. Тормыш иптәшем мәктәптә директорнын хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Мәктәп хезмәткәрләренә бронь алып булганлыгы ачыкланды. Ирем ул вакытта Саратовта хәрби әзерлек полигонында иде. Шалтыратып, шулай-шулай, бронь алып, сине кайтарттырып була, димен. Ә ул: ”Йөрмәгез, мине командир итеп тагаенладелар, егетләр алдында оялмыйча ничек кире кайтып китим инде?” – диде.

–Нинди кәеф белән китте махсус операциягә?

–Армиядә хезмәт иткәч, ир-ат андый хәлләрне норма кебек кабул итәдер инде. Ирем сержантлар мәктәбе үткән, чик буенда хезмәт иткән. Азактан, югары уку йортында ике ел хәрби кафедрада укып, офицер званиесе алды. Шуңа бу хәлне ул ничек бар, шулай кабул итте. Чакырдылар икән – димәк, барырга. 

Дөресен әйткәндә, ул повестка да алмады, аңа хәрби комиссариаттан шалтыратып кына әйттеләр. Безгә “әллә алалар, әллә юк, сәламәтлек буенча медицина комиссиясен  үтә алмасмын ул” дигән булса да, кызым белән соңыннан гына аңладык, ул СВОга алачакларын 100% белгән яисә сизенгән. Югыйсә шулкадәр обмундирование туплап, барлык документларын җыеп үзе белән алмас иде.

Саратовтагы хәрби әзерлек урынында озак булдымы?

–Юк, озак булмадылар. 10 көн микән. Аннан аларны туры Запорожье юнәлешенә җибәрделәр.  Ул әлегә кадәр шул якта. Алар фронтның икенче линиясендә. Аның карамагында хәрби техника, ягулык, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, корал белән тәэмин итү хезмәте. Дроннар, ерак арага ату мөмкинлеге булган артиллерия һөҗүменнән сакланып, даими рәвештә урыннарын алмаштырып торалар. Бер урман полосасыннан икенче  урман полосаларына күчеп йөриләр. Блиндажларда яшиләр. Үзләренә үзләре яшәү урыннары әзерли. Җир астында яшиләр инде: ашханәләре, юыну, әйбер ремонтлау, спорт белән шөгыльләнү, кер юу, документлар белан эшләу бүлмәләре – барысы да җир астында. Мунча да эшләделәр. Алар барысы да авыл кешеләре, куллары эш белгәч, әйбәт.

Киткәндә ничектер әзерләнеп, бәлки, ихатада берәр эшләрен тәмамлап, киттеме?

–Юк алай, бар да тәртипә иде.  Әйткәндәй,  документ эше белән йөрде. Нотариуска барып, өч елга минем исемгә генераль ышанычнамә рәсмиләштерде. “Дөнья хәлен белеп булмый, әйдә, синең исемгә генераль ышанычнамә ясыйк”, – диде. Ә менә аның җитәкчелегендәге егетләрнең, ашык-пошык чыгып китү сәбәпле, төрле сораулар буенча проблемалары булгалаган, җәфаланганнар.  

Махсус операция башлануга тиздән ике ел тула. Ирегез инде анда елдан артык. Сез, яисә ирегез, уйлаган идегезме аның шулкадәр сузылуын?

–Юк, әлбәттә юк. Иң авыры – вакыт кысаларының  булмавы.  30 ел дәвамында бервакытта да аерылышканыбыз юк иде. Кайсы ирләр вахта белән эшли, тегендә бара, монда дигәндәй, ә без гел бергә булдык. Шуңа авыр да, беренче вакытта аеруча кыен булды ансыз. Элемтә булмаган очракларда да бик кыенга туры килде. Бермәлне ике атналап хәбәре булмады.

–Ихата тирәсендә элек ирегез эшләгән эшләрне хәзерге  вакытта  кем эшли?

–Балалар белән бергәләп эшлибез. Киявем дә булыша.  

–Бүгенге көндә ялгызы яшисезме?

–Бертуган энем белән яшим, ул беренче төркем инвалиды, коляскада йөри. Җәен аны авылга – әнием янына кайтарабыз, кышын монда алып киләбез.

Күптән түгел ирегез кайтып киткән дип беләм.

–Әйе, ул “груз-200” белән кайтты. Аның подразделениесендәге егет һәлак булган. Ирем, Мәскәүгә барып, хезмәттәшенең гәүдәсен алып, туган ягына  кайтарып җирләделәр.  

Кәефе ничек иде?

–Кәефе төрлечә була инде. Гомумән алганда  тыныч тормыштан андагы хәлләргә барып керү аның өчен авыр булды.

Еш хәбәрләшәсезме?

–Гадәттә кичен язышабыз мессенджерда. Барсы белән да аралашмый, бары тик минем белән һәм берничә дусты белән. Билгеле ки, хәвефсезлек күзлегеннән чыгып.

Өзелеп сагынган чакларда каян көч табасыз?

–Балалар, оныклар белән мәш киләм инде. Эшкә йөрим. Дәрес укытам.

Бүгенгедәй исемдә, бер дә уйламаган җирдән иремне озаттык та, кайткач, улыма шалтыраттым. Без аңа бу хәлне әйтмәгән дә идек. Комиссовать итәрләр дип  уйлагач, балаларның берсенә дә әйтеп тормаган идек. Белгәч, ул бик каты үпкәләде. Нәкъ озатып кайткан көнне бик авыр булды. Улыма соңрак тагын шалтыратып: “Кайт, әйдә Баймакка барып, абыеңны алып киләбез, югыйсә мин ялгызы акылдан язам”, – дидем. Шулай итеп, Адис энемне алып килдек, хәзер ул гел минем янымда. Оныгым да күңелемне күтәреп тора, шөкер. Балалар бакчасына йөрми, әниләре эштә чакта ул бездә тора.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Дөньялар тынычланып, ирегезнең исән-имин  кайтуын телим. Тизрәк җитсен иде ул шатлыклы мизгелләр. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас