Махсус хәрби операция
16 декабрь 2023, 08:03

"Ярдәм поезды" кысаларында 300 сорау каралган

"Ярдәм поезды" кысаларында 300 сорау каралган"Ярдәм поезды" кысаларында 300 сорау каралган
"Ярдәм поезды" кысаларында 300 сорау каралган

«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы инициативасы белән оештырылган «ярдәм поезды» акциясе кысаларында проект башланганнан бирле меңнән артык кешеләрнең мөрәҗәгате кабул ителгән.

Бу атнада «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторлары, министрлык һәм ведомство белгечләре Чишмә районында гражданнарны кабул иттеләр. Киңәш сорап Чишмә, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Әлшәй районнары халкы элемтәгә чыккан. Барлыгы 100 дән артык кеше кабул ителгән. 300дән артык сораулар каралган. Алар нигездә хокукый, психологик һәм медицина ярдәме алуга кагылган, шулай ук гариза бирүчеләр СВО катнашучылары өчен төбәктән ярдәм чаралары белән кызыксынганнар.

"Ватанны саклаучылар «фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина бер генә мөрәҗәгатьнең дә игътибарсыз калмавын билгеләп үтте.

22 декабрьдә Октябрьский шәһәрендә «ярдәм поезды» акциясе кысаларында гражданнарны кабул итү планлаштырыла.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас