

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов эш сәфәре белән кичә Бүздәккә баргач, СВОдан ялга кайткан Артём белән аның сөйгәне Земфираның никах тантанасында да катнашырга насыйп булган. Моның турында ул социаль челтәрләрдә бүлешкән.
"Эш турында сүз башлаганчы, башта иң дулкынландыргыч мизгелләр турында язып үтәсем киләм. Бу көнне районда тагын бер яңа гаилә барлыкка килде – Артем белән Зинфира хәзер гомер сукмагыннан бергә атлаячак. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев белән берлектә миңа да бу тантанада катнашырга насыйп булды. Яңа гаиләгә чын күңелдән бәхет, мәхәббәт һәм бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәүләрен телим", - дигән ул.
Артем - махсус хәрби операциядә катнашучы, тиздән кабат алгы сызыкка китәчәк. Артем, хәзер инде сине өйдә үз гаиләң көтәчәк. Бу аерылышу кыска вакытлы гына булсын иде! Җиңү белән кайтыгыз! Мәхәббәт сиңа көч биреп, саклап-яклап йөртсен!" - дип җитәкче яшьләргә изге теләкләрен җиткергән.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.