Махсус хәрби операция
16 декабрь 2023, 13:24

Донбасста Радий Хәбировны туена чакырган булган

Радий Хәбиров: "Әгәр шул көннәрда Баймакта булсам, кереп, котлап чыгачакмын, дигән идем".

Донбасста Радий Хәбировны туена чакырган булганДонбасста Радий Хәбировны туена чакырган булган
Донбасста Радий Хәбировны туена чакырган булган

Радий Хәбиров Баймакка баргач, махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илдар Юлдыбаев белән аның кәләше Юлия Ишбулатованы никах туйлары белән котлаган.

Республика җитәкчесе кияү кеше белән Донбасска эш сәфәре белән баргач танышкан. Ул вакытта Илдар Радий Хәбировка тиздән өйләнәчәге турында әйтән.Форсаттан файдаланып, төбәк башлыгын никах туена да чакырып куйган.

"Әгәр шул көннәрда Баймакта булсам, кереп, котлап чыгачакмын, дигән идем. Нәкъ шулай да туры килде! Яшьләр! Сезгә зур мәхәббәт һәм бәхет телим. Күп итеп балалар үстерегез, бер - берегезнең кадерен белеп яшәгез, әти-әниегезне һәм туганнарыгызны хөрмәтләгез», - дип изге теләкләрен җиткергән Радий Хәбиров. Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, махсус операциядә катнашучылар ярты елга бер тапкыр кыска вакытлы ялга китәргә мөмкинлек алдылар. Ә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас