

СВОга ирен эзләп барган Елена ниләр сөйли?
Агыйдел шәһәрендә гомер итүче Елена исемле хатын СВОда хезмәт итүче ире янында булып кайткан. Курку белмәс бу яшь хатынның сәфәре турында сезгә дә сөйләми булмый, дуслар. Чөнки ире, аны күрү хакына ут эченә бөтен хатыннар да кереп бармыйдыр.
«Агыйдел утлары» журналистлары хәбәр итүенчә, Еленаның ире былтыр мобилизация буенча СВОга киткән. «Турбо» елдан артык алгы сызыкта хезмәт иткән. Кыска вакытлы ялга кайтып киткән.
Елена әйтүенчә, ике атна вакыт бик аз, туганнар белән күрешү-аралашулар белән үтеп тә киткән, икәүдән-икәү булырга вакыт та калмаган. Елена кадерлесе белән күрешү форсатларын эзләгән. Үзе дә хәрби хезмәткә бармакчы булган – алмаганнар. Агыйделдән гумконвой киткәндә дә максатына ирешмәгән. Аннары уйлаган да үзаллы юлга чыккан.
Әтисе моңа нык каршы торган. Ә менә әнисе, башта каршы булса да, яраткан ире янына җыенган кызының уен хуплаган, кадерле киявенә токмачлар кисеп, күчтәнәчәләр белән җылы киемнәр әзерләгән.
«Турбо» хатынының максатын белгәч: «Юк, монда хәвефле», дигән. Әмма мәхәббәт утларны-суларны җиңә. Башта поезд белән тәүлектзн артык Дондагы Ростовка бара, аннан юлдаш транспортларга эләгеп Елена ирен барып таба.
«Дөресен әйткәндә, белмәгән җиргә чыгып китү куркыныч иде. Әмма иремне күрү теләге куркуны җиңде. Машина йөртүче, комендант сәгатенә калмас өчен, туры юллар белән барды. Безне һәмр блокпостта туктатп, документларны тикешерделәр, кая, нинди эш белән баруым белән кызыксындылар. Барысына да ирем янына барам, дип әйттем.
Шәһәргә кергәч, безне мигалкалы машинада, автоматлар белән коралланган хәрбиләр уратып алды. Комендант сәгате башланган, без ярты сәгатькә соңлаган идек.
Документларны тагын тикшерделәр, килү максатын тагын сөйләдем.
Тикшерүчеләр арасында Агыйдел шәһәре егете барлыгы ачыкланды.
Шунда кадәр барып җитеп, якташымны очрату бик дулкындандыргыч булды», — дип искә ала Елена.
Бәхетле ир белән хатын 3 көн бергә булалар. Урындагы кафеда Еленаның туган көнен билгеләп алалар. Урамнан җитәкләшеп барган бу матур парга җирле халык та игътибар иткән.
Елена иренең хезмәте яхшы баруын күреп, тынычланып кайткан.
– Мөмкин булса, мин аның белән калыр идем, — ди Елена.
«Агыйдел утлары» журналистлары хәбәр итүенчә, Еленаның бу адымы башка, ирләре СВОда булган хатыннарга да кыюлык өстәгән.
“Башкалар да бу хәлиткеч адымга барсын, димим, әмма мин кадерлеләрен күрергә теләгәннәргә өмет бүләк иттем”, – ди Елена.
– Ирем белән саубуллашуы бик авыр булыр дигән идем, гамәлдә, күрешә алган өчен Ходайга рәхмәт әйтеп кайтып киттем. Без күрешкән вакыт – иң кадерлесе, – ди кыю хатын.