Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
7 декабрь 2023, 00:24

СВОга былтыр - абыйсы, быел үзе киткән

Шундый көчле рухлы, тәвәккәл ул безнең Лилиана! 

СВОга былтыр - абыйсы, быел үзе киткән
СВОга былтыр - абыйсы, быел үзе киткән

Үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә китүчеләр саны артканнан арта. Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар арасында да теләк белдерүчеләр байтак. Шундый гүзәл затларыбызның берсе Әлшәй районының Никифар авылы кызы - Лилиана Гәреева.

Лилианага 23 яшь, һөнәре буенча шәфкать туташы. Быел җәй контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Әле кыска вакытлы ялга кайткач, без аның белән элемтәгә кердек.

Лилиана, үзең һәм гаиләң белән якыннан таныштырып үт әле!

– Мин биш балалы гаиләдә өченчесе булып дөньяга килгәнмен. Әтием Рәсүл исемле, әлеге вакытта Себердә водитель булып эшли, әнием Рәмилә, ул хаклы ялда. Апам Гүзәл - һөнәре буенча фельдшер, ул да Себердә, Артур абыем –Украинада , Юлиана сеңлем дә медицина колледжын тәмамлады – шәфкать туташы. Иң кече сеңлебез Ильнара – студент, Стәрлетамак шәһәрендә юристлыкка укый.

Мин кечкенәдән бик актив, елгыр булып үстем. Һич тә тик торырга яратмыйм, миңа нәрсә булса да эшләрә, майтарырга булсын. Мәктәптә укыганда спорт туризмы белән шөгыльләндем. Тауларга, кыяларга менәргә ярата идем. Булачак һөнәрем аның бәйле булмаса да, бу спорт төре миңа авырлыкларга бирешмәскә һәм тормыш юлында очраган киртәләрне юк итәргә булышты. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, апам кебек медицина юлыннан киттем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина колледжына укырга кердем. Диплом алып чыгу белән Гүзәл апам үзе янына Себергә эшкә чакырды. Башта өч ел – Сургут шәһәре дәваханәсендә, ә аннан ике ел Төмәндә шәфкать туташы булып эшләдем. Махсус хәрби операциягә дә мин Алтай краеннан алындым.

Ә анда бару теләге кайчан барлыкка килде?

– Махсус хәрби операция башлангач та. Медик буларак, үземнең анда барырга, ватандашларыма ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын эшләргә тиешмен икәнлеген аңладым. Яу кырында медицина персоналлары җитешмәве билгеле. Мин үземне анда кирәклерәк итеп тойдым. Быел, ниһаять, әти-әниемнәрдән рөхсәт алып, тәвәккәлләдем. Әти-әниемә кечкенә улымны мин кайтканчы карап-тәрбияләп торырга ризалашканнары өчен чиксез рәхмәтлемен. Балам ышанычлы кулларда булгач, ул яклап күңел тыныч. Көн дә Аллаһы Тәгаләдән аларга исәнлек сорыйм, түземлек телим.

Әти-әниең, якыннарың синең китүне ничек кабул итте?

– Китү теләгемне белдергәч, әлбәттә, бу алар өчен көтелмәгән хәл булды. Ләкин мин бит шундый кеше - берәр нәрсә уйласам, шуны алдыма максат итеп куям да ирешергә тырышам. Сүземдә нык торуымны алар белә. Минем һөнәрем - кешеләргә ярдәм итү. Мин ил алдында үз бурычымны үтәргә барам бит. Минем әти-әнием бик сабыр, акыллы һәм аңлый белә торган кешеләр. "Кызым, сине без үстердек, укыттык, зур тормыш юлына чыгардык. Шундый карар кабул иткәнсең икән, без каршы төшмибез. Улыңны алып калабыз, аның өчен борчылма, карарбыз", - дип хәер-фатихаларын биреп озаттылар. Аннан инде мөмкинлек булу белән шалтыратып, үземнең исән-сау булуымны хәбәр иттем,хәлләрен белешеп тордым. Минем тавышны ишеткәч, күңелләре тынычрак булгандыр. Әле балам бәләкәй булгач, 3-4 ай саен кыска вакытлы ялга кайту мөмкинлеге бар. Бу да хәлне җиңеләйтә.

Белүебезчә, синең бертуган абыең да Украинада. Ул кайчан китте?

Артур абыем былтыр октябрь аенда мобилизациягә эләгеп китте. Башта аны Пенза шәһәренә укуларга җибәрделәр, аннан махсус хәрби операциягә алып киттеләр.

Абыегызның үз гаиләсе бармы?

- Әйе. Гаиләле. Улына – алты яшь, кызына - дүрт. Балалар бакчасына йөриләр. Тормыш иптәше дә, балалары да бик сагынып кайтканын көтәләр.

Абыегыз белән бер тирәдә хезмәт итәсезме, очрашканыгыз булдымы?

– Юк, күрешкән булмады. Безнең полклар якын түгел.

Медицина ротагыз ничә кешедә тора, алар кайсы яклардан?

– Бездә 3 табиб эшли, 8 – шәфкать туташы. Коллегалар, үзем кебек, күбесенчә Алтай, Төмән, Курган өлкәсеннән алынганнар. Коллектив безнең бик тату. Бертуганнар кебек якынайдык, бер-беребезгә ярдәм итешеп торабыз.

Яраланганнар күп киләме, өлгерәсезме?

– Җәйге чорда көненә 180ләп яралыны кабул итә идек. Һәркайсына тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, игътибар биреп, үзеңне җәлләмичә көн-төн эшләргә туры килде. Әле исә азрак, 40тирәсе буладыр. Эш, әлбәттә, җиңел түгел. Кая барасымны мин аңлап килдем, мондый шартларда исә үз һөнәрләрен яратканнар гына эшли аладыр дип уйлыйм.

Сезгә яраланган Башкортстаннан егетләре дә эләгәме?

– Төрлечә була. Һәр полкның үзенең медицина ротасы бар. Алгы сызыктан алып чыккач, яугирләрнең хәленә карап, өч медротага бүләләр. Хәле авыр булганнарның гомерен саклап калу өчен иң якынына илтергә тырышалар. Шуңа күрә, безгә якташларны да китергәннәре булды. Мәсәлән, мин кайтып китәр алдыннан бер Уфа егетен китергәннәр иде. Очрап торалар.

Барганыңа үкенмисеңме? Хәрби операция зогнасында эшләү сине үзгәрттеме?

– Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үземне кулда тотарга, югалып калмаска, тәвәккәл, җитезлеккә өйрәндем.

Махсус хәрби операциягә киткән һәм барырга уйлаган яугирләргә әйтер сүзең бармы?

– Алгы сызыктагы егетләргә кыюлык телим, Иртәме, соңмы батырлар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын. Өйгә, әти-әни, балалар янына кайту һәм аларны кайчан да булса күрермен дигән ышану теләге анда чиксез зур көчкә ия. Шул өмет чаткысын сүндермәсеннәр, нык булсыннар. 

 

Исегезгә төшерәбез, былтыр Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр итте. РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

СВОга былтыр - абыйсы, быел үзе киткән
СВОга былтыр - абыйсы, быел үзе киткән
Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас