Махсус хәрби операция
1 декабрь 2023, 09:31

СВОдан яңа туган алтынчы сабыен күрергә кайткан

Һәр бала әти-әниле булып үссен! 

СВОдан яңа туган алтынчы сабыен күрергә кайтканСВОдан яңа туган алтынчы сабыен күрергә кайткан
СВОдан яңа туган алтынчы сабыен күрергә кайткан

Мәчетле районыннан махсус хәрби операциядә киткән ир-егет алтынчы тапкыр әти булган.

«Док» исеме белән йөрүче "Башкортстан" мотоукчылар полкы хәрбие яңа туган кызын күрергә кайткан. Ул сабыйга исем кушу мәҗлесендә катнашкан.

Балага Мәдинә дип кушканнар. Гарәпчәдән «алтын шәһәр» дип тәрҗемә ителә һәм «көч бирүче»дигәнне аңлата.

"Миңа гаиләм, якташларым һәм республика ярдәме көч бирә", — ди яугир. Күп балалы әтине котларга Мәчетле районы башлыгы Әнис Әсәдуллин да килгән.

Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче, Док озак еллар мәктәп котельнясында эшләгән, соңгы өч елда вахта белән себердә эшләп йөргән.

Хатыны - укытучы. Күп балалы әни «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

"Без, яугирләрне, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр. Еш кына районнан гуманитар ярдәм килә. Барыгызга да зур рәхмәт. Безнең белән Мәчетле районыннан тагын 15 егет хезмәт итә. Өйләребездә исән-сау әйләнеп кайтуыбызны теләп, дога кылып көтеп торучы әниләребезгә, хатыннарыбызга, балаларыбызга рәхмәтлебез», — дигән ул.

 

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас