Махсус хәрби операция
29 ноябрь 2023, 09:17

Нинди уйлар озатып йөртә егетләрне?

Кайттылар да киттеләр шул.    

Нинди уйлар озатып йөртә егетләрне?Нинди уйлар озатып йөртә егетләрне?
Нинди уйлар озатып йөртә егетләрне?

Кайттылар да киттеләр шул.

 

Кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз һәм аның дус егетләре журналистлар белән  очрашып, яу хатирәләре белән уртаклашты. Инде алар кабат китте...

Җыр  – араларны якынайта, сүз белән генә әйтеп бетереп булмаган серләрне дә йөрәкләрдән-йөрәкләргә җиткерә. Махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итүче кадерле дустыбыз – Радик Динәхмәтовның  хезмәттәшләре белән ялга кайтып килүен дә безгә җыр җиткерде. Аның “Саумы, газиз туган якларым!” дип җырлап, социаль челтәрләргә салган кыска гына клибы яшен тизлегендә кулдан-кулга, дөресрәге, интернет челтәрләре буйлап таралды. Болай да популяр Радикның абруе СВОга киткәч бермә-бер арткан иде, туган җиргә кайтып аяк басуы белән бер-бер артлы очрашулар башланды. Санаулы гына көннәргә ялга кайткан егетләрне барсының да күреп, кем кул кысып, кем кочаклап алып сәламлисе килә, әлбәттә. Вакыт кына таррак... Олы сабырлыклар белән көтеп алган гаиләгә, якыннарга  да игътибар кирәк,  җәмәгатьчелек тә көтә! Көтәләр! Никадәр тирән мәгънә салынган бу гамәлгә!

Шундый тыгыз көннәрнең берендә Радик һәм аның хезмәттәшләре, якташлары журналистлар белән дә очрашты.  Онытылмас бу очрашуны “Кызыл таң” гәзите редакциясе, атап әйткәндә, гәзитнең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев оештырып җибәрде. Чөнки алар моннан кырык ел элек бергә хезмәткә алынганнар, “учебка”да “молодой”лыкның тозын бергә татыганнар... Ә бүгенге катлаулы  хәлләрдә солдатча ярдәмчеллек, тугрылык каты сынаулар үтә.

Өчесендә өч бурыч!

Республика гәзитләре, БСТ каналы журналистлары каршыбызда утыручы  ир-егетләргә гадәти булмаган кызыксыну белән, уйларын белергә, хәлләрен уртаклашырга теләгәндәй текәлгәнбез.  Башта мең төрле сорау! Бөтен кичерешләрен, СВО нечкәлекләре турында җентекләп беләсе килә.

Нинди уйлар белән гвардии рядовой – “Әсән”, өлкән сержант – “Ак барс”, 1нче рота замполиты лейтенант  “Алпар” контракт төзегәннәр? Ни өчен бу юлны сайлаган алар? “Позывной”лары ни аңлата?

 

 

“Әсән”

Барыбыз да яхшы белгән җырчыбыз очрашуны “Саумы, гүзәл туган якларым!” дигән җыры белән башлап җибәрде. Ут эчендә йөрсәләр дә, ниләр генә күрсәләр дә, кеше күңелендә булган хисләрне, рухи байлыкны берни дә җуйдырта алмый. “Әсән” шул ук хисчәнлелек белән сүз алды.

–Шушы җырлар, моңнар, иҗат, безгә килеп торучы гуманитар ярдәм белән килгән балалар хатлары, сурәтләре шундый зур, рухи азык, алдагы хәрби хезмәттә  көч өсти, әйтеп бетерерлек түгел. Безнең егетләр “передововой”дан бер генә сәгатькә генә ялга чыксалар да, ул минутлар флейта моңы, шигырьләр, җырлар тыңлап уза.

 Мин 58 яшемдә, быел, 22 июнь – Хәтер көнендә военкоматка барып, 1 елга хәрби контракт төзедем. Бу адымга мин ныклы карар белән, ике дә уйламый бардым. Яшемне дә исәпкә алып, мин башта Башкортстанда  31нче полкта төзеләсе хәрби духовой оркестрга кушылырга теләк белдердем. Әмма җитәрлек санда музыкантлар җыелмау сәбәпле, оркестр әлегә төзелмәде. Әмма музыкантлар монда да нык кирәк. СВОга китүче егетләрне озатканда гел алар чыгыш ясый. Мине санитар полкка алдылар. Өч ай тактик әзерлекләр үткәннән соң,  Таһир Кусимов исемендәге полкта “Ашыгыч ярдәм” машинасын ышанып тапшырдылар.

Башта ук үземдә горурлык хисләре тойдым. Гомеремнең шушы өлешен шулай үтүем, бу адымны ясавым белән горурланам. Ватанны саклау – зур хезмәт. Анда шундый шартлар – кем ничек күбрәк ярдәм китерә ала, шуны үти. Минем алгы сызыкта булган иптәшләргә ничек тә ярдәм итәсем килә иде. Шул көннән бирле яралыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын йөртәм, аларның гомерләрен саклап калуда күбрәк өлешем керсен дип тырышам. Алгы сызыктан беренче госпитальгә беренче ярдәм күрсәтеп китерелгән егетләрне мин икенче госпитальгә алып китәм. “Асян! Машину подать!” дигән приказ яңгырауга йөгереп киләм һәм гомере миңа тапшырылган хәрбиләр белән юлга кузгалам. Бу бер дә гади хезмәт түгел, дуслар. Анда төрле дәрәҗәдә яраланган яугирләр. Ә аерым юл участоклары бик начар,аларны танклар ергалап узган. Һәм менә шуннан сикертми дә, селкетми дә, зур саклык белән, шул ук вакытта тизрәк тиешле урынга барып җитәргә кирәк. Шөкер, медицина ярдәмен күрсәтүдә бар да төгәл эшләнә. Һәр госпитальнең үз бурычы – кайда авыр яралыларны, кайда җиңелрәк яралыларны илтәбез. Юллар, чакрымнар, андагы шартлар исәпкә алынып, әйтик, капельницалар врачлар кулына барып җиткәнче җитәрлек итеп билгеләнә. Ә анда шлагбаумны узуга носилкалар белән каршы алы торалар,  йөгертеп алып кереп тә китәләр. Әйе, анда бар да икенче төрле... Яралар, җәрәхәтләр дә төрле дәрәҗәдә  була... Бар да акыл һәм йөрәк аша үтә. Ә “Әсән” “позывное”м, ягъни хәрби псевдонимым, иң газиз төбәгем булган Әсән авылы хөрмәтенә алдым.

 

 

“Алпар”

  • Минем күптән бу кадәр күп кеше белән аралашкан юк. Без дүрттән

артык кеше бер урында җыелмыйбыз. Ул да окопларда, блиндажларда гына мөмкин була. Анда без җир астында яшибез, – дип сүзен башлады яшьрәк, әмма җитдилеге белән аерылып торган якташыбыз. Беренче сүзләреннән үк аңлашылды кебек, “Алпар” алгы сызыктан кайткан.

  • Мин сезнең белән сөйләшкәндә, яугирләрчә каты итеп әйтеп куюдан

да куркам. Үзем – 1 ротаның взвод командиры урынбасары. Төп бурычым –яугирләрнең көн дә хәлләрен белешеп, ни уйлаганнарын, ни эшләгәннәрен белеп тору. Аларның күңел кичерешләрен ачыклап, өйләрендә бар да яхшы булуын аңларга ярдәм итеп, начар уйларны башларына китерми, күңел төшенкелегенә бирелми, рухлы булып калырга, уйларын якты ноталарга корып, рухи яктан да көчле булып калырга ярдәм итү. Психолог буларак ярдәм, теләктәшлек күрсәтү бурычын үтим.

2008 елда нәкъ шушы көнне, 10 ноябрьдә, хәрби хезмәтемне тутырып кайткан идем. Шул көннән башлап шәһәребезнең үсмерләр спорт клубында тренер, директор, кабат тренер булып эшләдем. “Позывноем” шул мәктәбем исеменнән алынды. 

Солдат хезмәтеннән сержант булып кайткан идем. Ротага замполит итеп тәгаенләделәр. Өч айдан документларымны соратып алып, лейтенант званиесе бирделәр. Мин сугыш тәмамланганчы анда булачакмын. Мин бу адымга аңлап һәм үземә тулы ышаныч белән килдем, чөнки әтибез дә хәрби! Энем дә хәрби! Безнең частьләр янәшә булып чыкты, күптән түгел штабта энем белән күрешү бәхете тиде.

 

 

“Ак барс”

Билгеле хоккей клубының җанатары булган бу якташыбыз да ут егетләрнең берсе. Ике Чечен компаниясен узган якташыбызның төп һөнәре дә хәрби.  Аның иңнәрендә 15 ел солдат хезмәте тәҗрибәсе, тәнендә сугыш яралары. 

  • Мин былтыр беренчеләрдән булып Миңлегали Шәйморатов

исемендәге полк составында СВОга кушылырга теләдем. Әмма уң беләктән үтәли узган пуля җәрәхәте, хәрби бәрелеш вакытында кыйпылчык белән яраланган күземнең сәламәтлеге буенча бирелгән “ограничение” аркылы килде. Солдатта озак йөреп, кырык яшьтә генә өйләнгән идем, гаиләм, әнкәй дә нык каршы төштеләр. Аларның ризалыгын алу өчен бер ел кирәк булды.  Быел чикләүне алдылар. Танкларга каршы атучы кораллар буенча белгеч буларак, Уфада мине шул хезмәткә билгеләгәннәр иде, тик барып җитүгә анда урын калмаган булып чыкты. Приказ буенча матди ярдәм күрсәтү автомобиль взводында командир булып хезмәт итәм. Алгы сызыкка бездән 5-10 чакрым. Анда гел бармыйбыз, атна-ун көнгә бер тапкыр ягулык материалларын илтеп киләбез. Егетләр һөҗүмгә күчсә, әлбәттә, без алар артыннан калмаячакбыз.

Бер туфрактан, бер районнан булганнарның да  һәркемнең үз позициясе. Таһир Кусимов полкында “Әсән” белән Миңлегали Гөбәйдуллин исемендәге полктагы  “Ак барс” еш очрашып торалар, “Әсән” якташларына барып, тимер атларын “эчереп” китә икән. Ә менә Даян Мурзин исемендәге полк яугире “Алпар” белән кайтканда гына танышканнар. Иң алгы ноктада хезмәт итүче егетне безнең белән очрашуга килергә “Әсән” үгетләп күндергән. Чөнки, билгеле, монда һәркемне, кайдадыр, кемдер очрашуларга көтеп алабыз.

–Мин якташларым белән нык горурланам. “Алпар”, сүземне тыңлады, кыска ялындагы бөтен эшен калдырып килде, –  диде җырчы якташыбыз. – Гәзит өчен матурлап әйтү түгел, әмма белегез, егетләрнең рухы көчле! Мин хезмәт иткән взводта да төрле яшьтәге яугирләр. 63 яшьлек якташымның контаркты бетте. Менә-менә кайтып китәчәк, аннан кала иң өлкәне мин. Без төрле яшьтә, төрле фикерле идек. Хисләр, романтика  алгы сызыкка чыккач урынына утырды, салкын акыл белән эшлибез. Ә приказ – закон! Без бер уйда, теләктә.

 

Хәрби дуслык ничек туа?

  • Кайбер блиндажлар бар, анда ике генә кеше яши. Постка йөриләр.

Бурыч үтиләр. Алар ике атнага бер ялга чыга. Сер булган бер әйберне әйтергә буладыр, бер блиндажда ике яугир хезмәт үтә. Аның берсе 20 ел рәшәткә артында утырган, ә икенчесе 20 ел шунда эшләгән! Алар бу хакта башта белмәгән. Ничек уйлыйсыз, ничек яши алар? Алар дус!  Менә шундый шартлар. Кешеләр төрле була, ә сугыш барысын да тигезләде. Юстиция подполковигы да анда рядовой булып йөри.

“Алпар”ның сөйләгәннәре киноны хәтерләтәдер...

 

 Куркынчымы?

  • Нык куркыныч! Анда булмаганнар аны аңламый. “Куркыныч” дип әйтү

берни дә аңлатмый. Мин дә башта телевизордан СВО турында күп карый идем.  Ә беренче тапкыр утка тотканда якты дөнья белән хушлашкан идем инде. Ә ут минем баш очыннан үтмәгән, ераграк җирдә булган. Иң куркынычы – польша миналары. Алар шартлар алдыннан 3 секунд кала гына кыштырдый башлый. Ул арада каядыр яшеренеп өлгерү мөмкин түгел. Кассеталы 10 секунд кала беленә, каядыр сикереп өлгерергә өмет була әле. Беренче ноябрьдә минем тирәдә генә 4 снаряд төште, җиңелчә контузия алдым... Анда һәр нәрсәгә өйрәнәсең....

 

Штурмлаучы группаларга яугирләр нинди сыйфатлар буенча сайлап алына?

  • Психологк яктан ныклыларны алалар. Әйе, барысы да курка, фәкать

психологик әзерлек кенә ярдәм итә ала. Физик көч иң мөһиме түгел. Бер очракта ике егетне заданиегә озатканда 3 сәгать сөйләшеп утырдык. Алар бу эштән кире кайта алмаска да мөмкиннәр иде. Сугыш темасыннан ерак темаларга сөйләшәбез. Нигездә психологик әзерлек ныклы булырга тиеш. Минем бурыч, егетләрнең рухын хәрби постны калдырмаслык итеп ныгыту. Иң мөһиме, алгы сызыкта доброволецлар полкы – ныклы карар кылып килгән егетләр тора.  Һәрберсе уйлаган, авыр буласын белгән, чигенмәүчеләр. Мин дә үземне рухи яктан әзерләдем, башкача булмый. 

 

Ирләрне сугыш сындыра да. Анда ирләр ничек яугир ир-егеткә әверелә?

  • Сугышка күнегергә кирәк. Мин аңа 1-2 атна өйрәндем. Алгы сызыкка

килеп кергәч, дошманның кайда булуын, ниләр көтәргә кирәклеген аңлау, шартларга яраклашу өчен 1-2 атна уза. Позицияләргә без төнлә кердек. Беренче көнне һәр яктан да атуларыннан шок хәлендә калдык. Кайда, кем булуын аңлап булмый башта. Игътибар белән күзәтә башладык. Кайда синекеләр, кайда дошман булуын ачыклыйсың. Үзеңне үзең хәстәрләргә өйрәнәсең. Торак чокыйсың. Без анда җир астында яшибез. Утсыз яшәргә, төнлә йөрергә өйрәнәсең. Беренче мәлдә кемдер елап артка китәргә сораса, кемнәрдер хәйләләшә, икенче урынга арткы позицияләргә күчәргә, машина йөртергә күчәргә сорый. Төрле хәлләр була, безнең подразделениедән берәү  яралану өчен утка каршы чыкты...Кемдер җиңелчә яралану өчен аягын суза кешеләр монда да төрле, әмма 99 проценты аңлы рәвештә килгән чын ирләр.

 

Кемнәр ул дошманнар?

  • Кораллы икән, димәк, дошман. Төрле ил кешеләре бар анда –

поляклар, африкалылар. Күршеләр тел алган иде, шунда күрдек.  “Сугышырга теләмибез” дип килгәннәр. Төшеп тә ярылмаган миналар бар, анда да“сугышырга теләмибез” дип язылган. Октябрь аенда бервакыт безне утка тотканда аңлап алдык – юри читкә аталар. Яугирләрдән,
хәрбиләрнең сменасыннан тора – кемнәрдер нык ерткычлана, ә кайсылары атмый. Безгә карата җирле халык мөнәсәбәте дә төрлечә. Әйтик, безнең часть бер авыл янында урнашкан. Ә аннан барлык ирләрне мобилизовать иткәннәр... Сөйләсәң, күп сөйләп була.

 

“Прилетлар”, “отлетлар”, ә кайчан тынычлык килер?

Бу егетләр аны яхшы аңлый инде. Ә менә СВОга барып кына эләккәндә ядрәнең каян кайда очканын аеру кыенрак. 5-10 чакрымда торган безнең хәрби базаларга да “прилет”лар буламы икән. Бу сорауга “Ак барс” җавап бирде.

–Безнең ПВО яхшы эшли. Тотып алалар, шөкер. Безгә килеп җитми.

Аннары, һавада безнең авиация өстенлекле. Еш очалар.  ВСУның артиллериясе генә безгә зыян китерә, аларның авиациясе эшләми. Безнең артиллерия дә тынгы бирми, наступление булганда танкларны күрәбез. Танкларсыз беркая да барып булмый. Алар төп көч.

 

Фейклар һәм чынбарлык

  • Без бөтен кирәкле әйбер белән дә тәэмин ителгәнбез. Җир астында

мунча да чокып ясап куйдык. Бөтен туган мәсьләләр дә тиз арада хәл ителеп тора.

 

Яугирләр Аллаһка ышанамы?

  • Сугышта бар да Аллаһка ышана. “Мәтәлеп барган самолетта

атеистлар юк”, диләрме әле. Без барыбыз да догада. Алыш тынган вакытларда китаплар, гәзитләрне  кулдан-кулга йөртеп укып чыгабыз. Алгы сызыкка аларны алып барып җиткерү генә кыенрак.

 

Солдат өчен нәрсә ул бәхет?

  • Тыныч күк астында иркенләп басып йөрү, яшәү. Сез аны монда

бәяләмисез. Миңа да ул башта тост булып кына тоела иде...

“Алпар”ның алтын бәрабәренә торган шушы сүзләрендә никадәр мәгънә ята.

Туган якларга тизрәк, исән-сау кайтырга язсын, егетләр. Догада булыйк!

 

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас