

Махсус хәрби операция зонасында ике башкорт полкы бар. Барлыгы 90 мең хәрбинең 2,5 меңе - Башкортстаннан. Бу хакта "туры линия" вакытында Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Мин алар янына керергә тырыштым. Салават Юлаев исемендәге икенче батальон һәм „Башкортостан“полкында булдык. Әйтүемчә, полк командиры белән очрашып булмады, чөнки алар яу кырында иде. Шәйморатов исемендәге батальон командиры белән дә күрешеп булмады. Алар да сугышның иң "кызу" урынында - алгы сызыкта торалар.", - диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, бүген Уфада туры эфирда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның «туры линиясе» уза. Бу төбәк җитәкчесенең бишенче тапкыр элемтәгә керүе, дип хәбәр итте «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.