

Благовар районы башлыгы Марат Йосыпов СВОдагы якташыбыз, Благовар районы егете турында куанычлы хәбәр җиткергән.
"Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызны үлем тырнагыннан йолып алып калган өчен махсус медаль белән бүләкләделәр. Генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның «Туктар» исеме астындагы яугире медицина ротасында хезмәт итә. Фронтта хезмәттәшләре белән ул, көн-төн дими, гомерләрен кызганмыйча, яраланганнарга кирәкле ярдәм күрсәтәләр, аларны сугыш кырыннан алып чыгалар, госпитальләргә илтәләр. Геройны чын күңелдән "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медале белән тәбриклибез" дип язган социаль челтәрләрдә һәм яугирнең фотосын да урнаштырган.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.