Махсус хәрби операция
21 ноябрь 2023, 15:07

Алар янә юлга кузгалды

Бүген “Уфа-Арена” боз сарае янындагы мәйданында ике атналык ялда булган мобилизацияләнгәннәрне янә махсус хәрби операция зонасына озату чарасы үтте.

Алар янә юлга кузгалдыАлар янә юлга кузгалды
Алар янә юлга кузгалды

Бүген “Уфа-Арена” боз сарае янындагы мәйданында ике атналык ялда булган мобилизацияләнгәннәрне янә махсус хәрби операция зонасына озату чарасы үтте.

Республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр ике атналык ялдан соң янә алгы сызыкка юл тотты. Яугирләрне озатырга туганнары һәм якыннары килгән иде.

«Кабан» позывнойлы яугир Уфаның Дим районында яши. Аны озатырга бүген хатыны Айсылу һәм кызы Самира килгән.

- Мин үткән елның сентябрендә мобилизацияләндем. Армиядә хезмәт иткән идем. Ләкин хәзер инде мин үземне гомерем буе хәрби булган кебек хис итәм. Ватанга хезмәт итәргә карар иткәннәргә учениедә игътибарлы булырга, остазларны тыңларга, махсус операция зонасында боерыкларны тайпылышсыз үтәргә һәм рух күтәренкелеген югалтмаска киңәш итәм, - диде ул.

- Гаиләләрегез, бөтен республика, бөтен ил сезнең белән горурлана. Кыска вакытлы яллардан соң сез кабат СВО зонасына барасыз. Барыбыз өчен дә сез чын батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Онытмагыз, сезнең гаиләләр - безнең гаиләләр. Бу буш сүзләр түгел. Хезмәт иткәндә республика сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртачак, - дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Рәсми чыгышлардан соң сугышчыларга туганнары белән саубуллашу өчен вакыт бирелде. Һәм яугирләр юлга кузгалды.

Фото: resbash.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас