

Күгәрчен районыннан киткән "Сокол" исемле яугир ялга кайткач, Мортаза Рәхимов исемендәге башкорт гимназиясенә килгән. Анда ул Вероника Гусева исемле укучы белән күрешкән.
Кыз бер ел элек «Солдатка хат» акциясендә катнашкан булган һәм ул хат якташыбыз кулына эләккән икән. Менә хәзер ул, форсаттан файдаланып, кызга хаттагы җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтергә килгән.
Солдатлар чит җирдә туган якларын сагыналар, ә якташларыннан килгән хатлар аеруча кадерле була, алар аны көтеп алалар икән. Егет Вероникага укуында уңышлар теләп, истәлекле бүләк тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.