

Уфа хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев «СВОга ярдәм иткәне өчен» медале белән бүләкләнгән. Башкала мэры бу бүләкне үзенә түгел, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүче эшкуарларга, оешмаларга, волонтерларга һәм шәһәрнең моңа битараф калмаган барлык халкына бирелүен әйтте.
Уфа халкы хәрбиләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп тора. Башкортстан башкаласыннан яугирләребез өчен азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар, транспорт, медикаментлар, төзелеш материаллары һәм кораллар, электротехник товарлар, хуҗалык кирәк-яраклары, кием-салым һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә. Шулай ук сугышчыларның гаиләсе дә гел игътибар үзәгендә - аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп торалар.
Моннан тыш, Уфада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге эшли. Аның аша килгән барлык сораулар, мөрәҗәгатьләр оператив рәвештә тормышка ашырыла, моны Уфа хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев үзе контрольдә тота. Шулай ук шәһәр мэры даими рәвештә уку үзәкләрендә һәм махсус хәрби операция барган зонага барып, якташларның хәлен белеп, аларга ярдәм итеп тора. Мәсәлән, үткән атнада да "Башкортстан" полкы яугирләре белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.