Махсус хәрби операция
11 ноябрь 2023, 11:28

Алар тагын китә... Җиңү белән кайтырга дип китә

Махсус хәрби операция барган урыннан ике атна ялга кайтканнар тагын китте.

bashinform.ru Алар тагын китә... Җиңү белән кайтырга китәbashinform.ru Алар тагын китә... Җиңү белән кайтырга китә
Алар тагын китә... Җиңү белән кайтырга китәФото:bashinform.ru

 Аларны озатырга якыннары, туганнары һәм республика җитәкчеләре килде. “Уфа-арена” каршында озату чарасы үтте.

 “Тренер” позывнойлы яугирне уллары белән тормыш иптәше озатырга килгән иде.

  • Фронтта озакламый җиңү белән кайтырыбызга ышаналар, яугирләрнең кәефе күтәренке, - ди ул. – Ир кеше Ватанын, гаиләсен сакларга тиеш. Без республикадан даими рәвештә гуманитар ярдәм алып торабыз. Безне онытмаулары өчен бик шатбыз һәм рәхмәтлебез.

Тренерның тормып иптәше аны беренчегә генә СВО зонасына озатмый. Һәр озаткан саен дулкынлана, уллары аны тынычландыралар.

  • Без әтиебез белән горурланабыз, - ди өлкән улы. – Ул бер елдан артык инде СВОда.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру һәм озату бүлеге җитәкчесе Сергей Нетунаев построение алдыннан яугирләр белән сөйләшеп алды. Ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә мөмкинлек булуын, дәүләт күрсәткән ярдәм чаралар, льготалар турында сөйләде.

Яугирләргә хуплау сүзләрен Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов җиткерде. Ул аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

P.S.Напомним, все желающие заключить контракт могут обратиться по единому справочному номеру 177, в Ситуационный центр 122 или (347) 218-19-19, ближайший офис МФЦ «Мои документы». Подробную информацию можно найти на сайте башбат.рф, а также в чат-ботах в Телеграме для желающих поступить на военную службу по контракту и по мерам социальной поддержки участникам СВО и членам их семей.

Чыганак:bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас