

"Махсус хәрби операциядән ялга кайткан бер батырыбызның никахында булдым", - дип уртаклашкан Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов. Социаль челтәрләрдә яшьләрнең никах фотоларын куеп, аларга изге теләкләрен җиткергән:
"Мәхәббәт һәм бәхет, гаилә кору өчен вакыт табылуы - күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек матур мизгел. Яңа гаилә - якты матур киләчәкнең дәвамы. Без якташыбыз белән горурланабыз, ул — чын патриот, туган ягын һәм дәүләте яклаучы батыр яугир. Яшьләргә чиксез бәхет һәм мәхәббәт телим, шатлык белән күрешергә насыйп булсын һәм тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-беребезгә терәк һәм таяныч булып яшәвегезне телим", - дигән ул.