

Үз теләкләре белән СВОга киткән стоматологлар 5000ләп яугирнең тешләрен дәвалаган.
Иң киң таралган авыру — кариес, чөнки солдатларның тешләрен даими чистарту мөмкинлеге юк. Май аеннан башлап алгы сызыкта табиблар дүрт смена алыштырган. Хирурглар, табиблар, шәфкать туташлары бригадасы һәм ике шофер Уфадан Донбасска стоматология корылмалары белән җиһазландырылган автобуста киткәннәр. Алар иртәнге 8дән кичке 11гә кадәр эшлиләр, көненә 10-15 кеше кабул итәләр.
Вакытлары нык тыгыз, әмма кызлар-егетләребез чыдам, түземле һәм үз эшләренә зур җаваплылык белән карап, туган җирләреннән читтә дә үз һөнәрләренә тугры хезмәт итәләр.
Исән-сау әйләнеп кайтсыннар!