

3 ноябрьдә “Ярдәм поезды” Сибайда тукталды. Аның кысаларында бер көн дәвамында ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә консультация үткәрелә. Һәркем үзен кызыксындырган яки борчыган сорауларга җавап ала ала.
Барлыгы 100 кеше кабул ителгән. Килүчеләр арасында Сибай, Хәйбулла, Баймак, Зилаер, Зианчура кешеләре.
Хәрбиләр һәм аларның туганнары ярдәм чаралары алу тәртибе, документларны эзерләү, социаль, хокуки һәм психологик ярдәм алу мөмкинлекләре турында кызыксынды. Сорауларның төп өлеше урында ук хәл ителде, калганнар мөрәҗәгатьләр белгечләр тарафыннан ачыклауга алынды.
“Защитники Отечества” филиалы фонды җитәкчесе Гөлнур Кулсарина “Ярдәм поезды” проектының Башкортстан халкы тарафыннан уңай кабул ителүен билгеләп үтте.
-Безнең “Ярдәм поезды” Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буйлап йөрүен дәвам итә. Күбрәк йөргән саен безнең белгечләргә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта бара. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз, - ди Гөлнур Кулсарина.
Әлеге проект кысаларында киләсе тукталыш Белорет шәһәрендә 10 ноябрьдә булачак.