Фронтта – рухи остазлар

4 ноябрьдә БСТ телеканалы Халыклар бердәмлеге көнендә журналист Азат Садриевның "Изге туганлык" документаль фильмының премьерасын күрсәтәчәк.

Фронтта – рухи остазларФронтта – рухи остазлар
Фронтта – рухи остазлар

 

 Берничә ай дәвамында төшерү төркеме Донбасста махсус хәрби операция үткәрү зонасында алгы сызыкта эшли. Луганск һәм Донецк Халык республикалары, Запорожье өлкәсе территорияләрендә БСТ хәрби хәбәрчеләре безнең хәрбиләрнең, мобилизацияләнгән һәм Башкортостаннан волонтерларның хәрби көнкүреше турында сюжетлар төшерә. Алар белән бер елдан артык ике дини конфессия вәкилләре – атакай Виктор һәм Хәмзә хәзрәт яши һәм үз хезмәтләрен башкара.

Башкортстан – махсус хәрби операция барган урынга имам белән батюшка җибәргән бердәнбер төбәк. Рухи остазлар яугирләрнең хәрби-кыр көнкүрешен, икмәкләрен бүлешәләр һәм кайвакыт ут астында аларның позицияләренә барып җитәләр. «Изге туганлык» документаль фильмы диннәр һәм конфессияләр арасындагы дуслык турында гына картина түгел. Автор Азат Садриев рухи остазларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгәнен, алар өчен иң катлаулы мизгелләр нинди булганын һәм бу вакытта бер-берсенә ничек ярдәм иткәннәрен сөйләячәк.

Башкортстан батальонының рухи остазлары Виктор һәм Хәмзә хәзрәтнең хәрби операция  зонасындагы төп миссиясе турында «Изге туганлык» фильмының премьерасы БСТ телеканалында 04 ноябрьдә, 20 сәгать 30 минутта була. Карарга онытмагыз!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас