“Айболит”: фронтта ярдәмем күбрәк тия

Октябрьский шәһәрендә нефть компаниясендә эшләүче бер хезмәткәр үз теләге белән махсус хәрби операция барган урынга киткән.

“Айболит”: фронтта ярдәмем күбрәк тия“Айболит”: фронтта ярдәмем күбрәк тия
“Айболит”: фронтта ярдәмем күбрәк тия

 

“Айболит” кушаматлы ир җылы офисын окопка алмаштырган. Ул үзенең адымын безнең илнең бу көрәштә җиңүен теләве белән аңлаткан. 

Аның беренче һөнәре – табиб. Әмма медицина университетыннан соң нефть университетына укырга кереп, аны да уңышлы тәмамлаган. Соңгы елларда төньяк тарафларга йөреп эшләгән, нефть компаниясендә бораулау буенча инженер вазифасын биләгән.

“Мин эшкә ак күлмәк киеп, галстук тагып йөри идем”, - дип искә ала. Эш хакы зарланырлык түгел. Әмма күңеле белән ул дуслары, туганнары киткән махсус хәрби операциядә булганлыгын әйтә. “Мин бит табиб, нигә яралыларга ярдәм итмәскә? Минем анда файдам күбрәк булачак, дип уйладым”,  - ди ул.  

“Айболит” Достовалов исемендәге батальонга ирекмән булып язылган. Бер ел инде медицина взводында командир урынбасары булып, фронтның алгы сызыгында яугирләргә ярдәм итә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас