Махсус хәрби операция
27 октябрь 2023, 11:29

Солдатка посылка

Мәчетле районының урындагы Татар Автономиясе оешмасы ,,Солдатка посылка" акциясендә катнаша.

Солдатка посылкаСолдатка посылка
Солдатка посылка

Мәчетле районының урындагы Татар Автономиясе оешмасы ,,Солдатка посылка" акциясендә катнаша.

 

Мәчетледә даими рәвештә, "Солдатка посылка" акциясе уткәрелә. Акциянең максаты: СВОда катнашучы яугирләргә матди ярдәм күрсәт, солдатларның сугышчан рухын ныгыту, көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итү.

Акциядә катнашучылар төрле авыллардан һәм оешмалардан. "Изгелек", " Зөбәрҗәт, "Әхирәтләр", "Ак калфак", "Өмет" татар хатын-кызлар оешмалары, Ака, Әҗекәй, Коргат, Кызылбай, Әләгәз, Яна Мөслим авыллары халкы бердәмлек күрсәтеп, 2 көн дәвмында 15 посылка җыйдылар.

Ака мәктәбе укучыларының хатлары да посылкаларга салынды. Акциядә укучылар да, хөрмәтле укытучыларыбыз да актив катнашты. Бигерәк тә Әләгәз, Ака авылларыннан солдатларыбызга бик күп җылы киемнәр китерделәр. Маскировкалау сеткасын " Ак калфак" оешмасы хатын- кызлары булдырды.

,, Солдатка посылка" акциясендә катнашучыларга Татар автономиясе оешмасы исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Бик кирәкле, саваплы эшләр башкарыла. Киләчәктә дә шулай бергә, бердәм булып, үзебезнең изге эшләребез белән сугыш тәмамланыр көнне якынайтасы иде.

Яудагы егетләребезгә без әзерләгән тәмле сый- нигъмәтләр, җылы киемнәр барып җитсен, туган як җылысын, әниләре, туганнары, күршеләренең йөрәк сәламнәре кушылган бүләк- күчтәнәчләребез ир- егетләребезнең җанына сафлык, тынычлык илтеп җикерсен. Без һәркайсысының исән- сау кайтып керүен көтәбез!

Нык булыгыз, егетләр! Утларны- суларны кичкәндә онытмагыз - сез һәркайсыгыз монда - туган якта кирәк! Әниләрегез, әтиләрегез, сөйгән ярларыгыз, балаларыгыз, күршеләр, авылдашлар - барыбыз да сезнең исән- сау кайтуыгызны көтәбез!

Зөлфирә Сәлимова.

Солдатка посылка
Солдатка посылка
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас