

Бөре шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек Сергей махсус хәрби операциягә китү өчен хәрби комиссариатка барган булган, ләкин аны алмаганнар. Алтмыштан узганнарны да алалар, дип ишеткәч, ул шунда ук гариза язарга килә.
Элек ул хәрби хезмәткәр булган, Киевтагы махсус хәрби мәктәптә дә укыган. Севастопольдә флотта хезмәт иткән.
Ул өч ул һәм дүрт онык өчен яраткан әти һәм картәти.Сергейның өлкән улы да хәрби, Көньяк Осетиядә хезмәт иткән. Төпчеге вахта белән эшли.
- Кемдер Ватанны сакларга тиеш, бу - ир-егетләрнең изге бурычы. Күпчелек егетләр анда. Танышлар һәм дуслар инде хезмәт итәләр. Кем - ирекле, кем мобилизация буенча китте. Дустым Алексей кинолог булып эшләде, хәзер пенсиядә. Мобилизация башлангач, ул беренчеләрдән булып үз теләге белән китте. Хәзер яраланган, ялга кайтты. Аның белән бу темага күп сөйләштек. Читтә калырга ярамый. Соңыннан кешеләрнең күзләренә карау оят булачак. Уртанчы улым җәй вахтадан кайтып, комиссия үтте. "СВОга китәм", - ди. "Син миннән алдарак киттең. Ләкин тиздән мин дә барып җитәрмен. Көт! - дидем", - дип сөйләгән Сергей.
Махсус хәрби операциягә киткән һәрбер аугирнең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!