

СВОдагы егетләргә тушёнка эшләп җибәрүне Бүздәк районының Сабай авыл советы башлыгы, «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы Данил Ихсанов тәкъдим иткән. Бу идеяне авылдашлары шунда ук хуплаган һәм алар бу эшкә керешкәннәр дә.
Ит һәм савыт-сабаны «Апсат» оешмасы җитәкчесе Алик Үтәшев биргән, ә авылның уңган хуҗабикәләре тушенка әзерләү бурычын үз өстенә алган. Сабайның уңган кызлары, киленнәре һәм олы яшьтәге апалар махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән якташлары өчен тәмле һәм файдалы да булган бу ризыкны әзерләү өчен бар күңел җылысын һәм тырышлыгын салган. Биш сәгать эчендә тушёнка эзер дә булган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район халкы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм итеп тора. Якташларына посылкалар һәм хатлар китеп тора. Яугирләрнең туганнарына мал азыгы, утын әзерләү дисеңме, волонтерлар һәрвакыт ярдәмгә килә, һәммәсе кулларыннан килгәнчә тырыша.
- Сабай авыл Советына караган авылларда биш мобилизацияләнгән яугирнең әти-әнисе яши. Күптән түгел тагын бер кеше үз теләге белән Башкорт батальонына язылды, - ди «Бердәм Русия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Лира Гәрәева. - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү темасы районның һәр кешесенә якын, һәм алар хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, - ди ул.
Афәрин, сабайлылар! Киләчәктә дә шулай бердәм һәм дус булып яшәгез!