Махсус хәрби операция
24 октябрь 2023, 09:33

Таһир Кусимов исемендәге батальон командирына мактаулы исем бирелгән

Аңа подполковник исеме бирелгән.

Таһир Кусимов исемендәге батальон командирына мактаулы исем бирелгәнТаһир Кусимов исемендәге батальон командирына мактаулы исем бирелгән
Таһир Кусимов исемендәге батальон командирына мактаулы исем бирелгән

«Башкортстан» мотоукчылар полкының Таһир Кусимов исемендәге батальон командиры «Сенсей» чакырулы майорга подполковник исеме бирелгән. Бу хакта «Башкорт батальоны» телеграм-каналы хәбәр итә.

"Бу исемне алуга сез чын-чынлап лаек. Алда әле безне күп эшләр көтә. Сез иң яхшы офицерларның берсе. Киләчәктә дә шулай булып калсын, җиңүгә омтылыйк, үзебезнең солдатларны кайгыртып торыйк. Бердәмлектә безнең көч", - диелә тәбрикләү сүзләре әйтелгән видеода.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас