Махсус хәрби операция
18 октябрь 2023, 10:27

89 яшьлек Нурикамал әби СВОга җибәрү өчен мунчалалар бәйли

Ике аяксыз калса да, тормышка зарланмый ул. 

89 яшьлек Нурикамал әби СВОга җибәрү өчен мунчалалар бәйли89 яшьлек Нурикамал әби СВОга җибәрү өчен мунчалалар бәйли
89 яшьлек Нурикамал әби СВОга җибәрү өчен мунчалалар бәйли

Октябрьский шәһәрендә яшәүче 89 яшьлек Нурикамал Гыйләҗетдинованың ике аягы да юк, авыруы аркасында берничә ел элек кискән булганнар. Ләкин ул язмышына һич тә зарланмый һәм тормыш авырлыкларына бирешмичә, махсус операциядә катнашучыларга да ярдәм итә. Аларга җибәрү өчен мунчала бәйли ул.

"Бу идея үзеннән-үзе килеп чыкты: телевизордан күпләрнең оек-бәялиләр бәйләп җибәрүләрен күреп, мин дә бу эшкә кушылырга карар иттем. Әгәр килеп чыкса, бәйләргә тырышырмын, дидем. Мин моңа кадәр дә якыннарым, туганнарым өчен мунчала бәйли идем, тәҗрибәм бар. Рузилә кызының дусты моның өчен миңа җепләр китерә", - дип сөйләгән ул. Һәм махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп кала. 

 

Исегезгә төшерәбез, былтыр, 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр итте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас