Махсус хәрби операция
16 октябрь 2023, 10:42

Яугирләргә ярдәм артамы?

Дүрт дистәгә якын ярдәм чарасы каралган.  

Яугирләргә ярдәм артамы?Яугирләргә ярдәм артамы?
Яугирләргә ярдәм артамы?

Дүрт дистәгә якын ярдәм чарасы каралган.

 

Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, финанс министры Лира Игътисамова хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын кабул итү дәвам итә. Республикада барлыгы 37 ярдәм чарасы каралган һәм быел исемлек тулыландырылган.

"Махсус операциядә катнашучыларга һәм авыл җирлегендә яшәүче гаилә әгъзаларына торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирү планлаштырыла. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләрнең балалары физкультура-спорт оешмаларына беренче чиратта языла ала, алар шулай ук яшәү урынына якынрак булган балалар бакчаларына күчергәндә өстенлек алачак. Хәзерге вакытта 351 бала күчерелгән. Шулай ук, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары мәдәният учреждениеләренә ташламалы йөрү хокукына ия. Бүгенге көндә мондый чараларга 3 мең кеше җәлеп ителгән”, — диде Лира Игътисамова.

Моннан тыш, 5-11 сыйныфларда укучы 4 мең укучы һәм 500дән артык колледж студенты бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Шулай ук 23 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Бу хокуктан инде 3,8 мең бала һәм үсмер файдаланган. 3 меңгә якын бала түгәрәкләргә бушлай йөри.

3 меңгә якын яугир һәм аларның гаилә әгъзалары мәдәният учреждениеләре чаралары белән тәэмин ителгән. 901 кеше өйдә социаль хезмәтләрне бушлай ала. Санатор-курорт учреждениеләрендә 867 кеше булган. Ә 258 кеше торак йортларны газлаштыруга 100 мең сум күләмендә сертификатлар алу өчен исәпкә куелган.

Сугышчан бурычларын үтәгәндә күрсәткән хезмәтләре өчен Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән яугирләргә бер тапкыр һәм түләүсез җир мәйданы бирү турында закон проекты әзер.
Башкортстан Башлыгы хәрби бурычларны үтәгәндә яраланган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашырга планлаштыруын белдерде. “Аларны тыңларга кирәк. Бу эш күп карарларны кабул итәргә ярдәм итәчәк,” диде төбәк Башлыгы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас