+22 °С
Яңгыр


Башкортстанның Чакмагыш районы егете «Граф» кушаматлы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән.
Бу хәбәрне Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев социаль челтәрләрдә чыгарган. Рәҗәп авылында туган егет махсус операция барган зонада курку белмәс батырлыгы һәм хезмәтенә тугрылыгы өчен югары дәүләт бүләге белән билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, былтыр,2022 елның 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр иткән иде, һәм бүгенге көнгәчә ул әле бара.