

Бүген, 10 октябрьдә, башкалабызның «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданда чираттагы ялга кайткан хәрбиләрне тантаналы рәвештә озаттылар. Биредә узган елның көзендә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән республиканың төрле шәһәрләре һәм районнары халкы җыелды. Башлык хәрбиләр авыр рюкзакларын һәм сумкаларын автобус багажнигына төягәннәр. Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы подполковник Александр Кушаков: - Бүген ике атналык яллары тәмамланган республика хәрбиләре махсус операция барган зонага хезмәт итү урынына китәләр. Аларга, иң мөһиме, исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Бөтен республика исеменнән телибез!- диде ул.