Махсус хәрби операция
9 октябрь 2023, 16:32

"Ярдәм кулын сизеп торабыз!"

9 октябрьдә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтенең республика беренче вице-премьеры Азат Бадрановка генерал Шәйморатов медален тапшырды.

"Ярдәм кулын сизеп торабыз!""Ярдәм кулын сизеп торабыз!"
"Ярдәм кулын сизеп торабыз!"

 

 Ул махсус хәрби операциядә катнаша һәм кыска вакытлы ялга туган ягына кайткан.

- Бүген минем өчен үзенчәлекле көн. Бер ел чамасы элек Азат Шамил улы үз теләге белән Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонга язылды. Ул бик җитди бурычларны үти һәм безнең егетләр – мобилизацияләнгәннәр һәм волонтерлар белән элемтәдә тора. Күптән түгел ул «Сугышчан батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнде, – диде Радий Хәбиров. - Генерал Шәйморатов медале - безнең төп хәрби бүләкләрнең берсе. Мин бүгенге бүләкләү өчен махсус рәвештә беренче номерлы медаль саклыйм.

Азат Бадранов төбәкнең идарә командасына һәм муниципалитет башлыкларына хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Ел дәвамында без элемтәдә булдык, һәрвакыт ярдәм  кулын сизеп тордык, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл иттек, - диде ул. – Махсус хәрби операция зонасында безнең хәрбиләр күп. Егетләр республика күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

Беренче вице-премьер Башкортстан Башлыгына Донецк остасы Виктор Михалев трофей коралын кулланып ясаган «Сугыштан тынычлыкка» скульптура композициясен тапшырды.

Чыганак:glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас