Махсус хәрби операция
2 октябрь 2023, 06:08

Антына тугры калган батыр турында

Якташыбыз Илдус Бәхтигәрәев Караидел районында туып-үскән. 

Антына тугры калган батыр турындаАнтына тугры калган батыр турында
Антына тугры калган батыр турында

Башкортстанда туып-үскән егет, кече сержант Илдус Бәхтигәрәев белән таныштырырга булдык әле, дуслар.

Ул махсус хәрби операциядә 2022 елның 19 июлендә хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлак була. Һава-десант гаскәрләре хәрбие Илдус Бәхтигәрәев 1978 елда Караидел районының Подлубово авылында туган. Якыннарының сүзләре буенча, ул шат күңелле һәм ярдәмчел бала булып үсә.

Илдус спорт белән актив шөгыльләнә. Мәктәптән соң ул РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырыла, ә аннары илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Төньяк Кавказда хезмәт итә. Илдус «Баха» чакырылышына бара һәм десантчылар ротасы командиры була. Сугышчы, барлык һава десантчылары кебек үк, чын патриотизм күрсәтә,хәрби антына һәм бурычына тугры калып, башкаларга үрнәге булып тора.

Исегезгә төшерәбез, былтыр, 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр иткән иде һәм ул әле дә дәвам итә. Төп максат Донецк һәм Луганск республикалары башлыклары үтенече буенча Донбасс халкын яклау.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас