

Уфа шәһәренә махсус хәрби операция барган урыннан Салават Юлаев исемендәге батальон яугирләре ялга кайтты. Бу турыда Башкортстан Республикасы вице-премьеры Ирек Саәгыйтов үезнең Телеграм каналында хәбәр итте.
Яугирләрне Уфа шәһәренең Совет мәйданында каршы алдылар. Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, Ирек Сәгыйтов аларга каһарманлыклары, кыю булулары өчен рәхмәт белдерде. “Туган җирегездә сәламлим, - диде ул. – Сезне исән-сау күрүебезгә шатбыз. Сезнең белән бөтен ил, бөтен республика горурлана”.
Чыганак: Башинформ.