Махсус хәрби операция
27 сентябрь 2023, 07:35

Фронтта хәлләр катлаулы, әмма ярдәмне сизәбез

 “Башкортстан” мото-атучылар полкының  Таһир Кусимов исемендәге батальоны командиры “Сенсей”  махсус хәрби операция барган урыннан элемтәгә чыккан.

Фронтта хәлләр катлаулы, әмма ярдәмне сизәбезФронтта хәлләр катлаулы, әмма ярдәмне сизәбез
Фронтта хәлләр катлаулы, әмма ярдәмне сизәбез

 “Башкортстан” мото-атучылар полкының  Таһир Кусимов исемендәге батальоны командиры “Сенсей”  махсус хәрби операция барган урыннан элемтәгә чыккан. Башкортстан Башлыгының яугирләр белән бәйләнеш буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов әйтүенчә, “Сенсей” фронтта алгы сызыкта хәлләрнең катлаулы булуын, әмма яугирләрнең якташларының хуплавын сизеп торуы турында сөйләгән.

  “Башкортстан” мото-атучылар полкы махсус хәрби операция барган урынга быел август аенда китте. Күптән түгел алар беренче гуманитар ярдәмне алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе белән гуманитар ярдәм 21 сентябрьдә барып җитте. Хәрбиләргә төзелеш материаллары, тәгәрмәчле техника, запас частьлар, күчмә мунчалар һәм шәхси посылкалар җибәрделәр.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас