Махсус хәрби операция
26 сентябрь 2023, 08:10

“Күчерделәр һәм акчасыз калдырдылар”

Доброволец ярдәм сорый.

“Күчерделәр һәм акчасыз калдырдылар”“Күчерделәр һәм акчасыз калдырдылар”
“Күчерделәр һәм акчасыз калдырдылар”

Башкортстаннан Азамат исемле доброволец төбәк башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Ул үзен Даян Мурзин исемендәге батальоннан 89нчы танк полкына күчерүләре, шул сәбәпле аны төбәк түләүләреннн мәхрүм итүләре турында язган.

Аны командование карары белән 20 июльдә күчергәннәр. Азамат медаль һәм почет грамотасы белән бүләкләнгән, танк командиры.  “Минем үтенеч буенча әти-әнием бу мәсьәләне ачыклый башлагач, аларга мин 89нчы танк полкында булгач, миңа бу акчаларның тиеш түгеллеген аңлатканнар. Зинһар, бу мәсьәләне хәл итәргә булышыгыз. Элекке командирыбыз безне ташламаячагы, ярдәм итеп торачагы турында әйткән иде. Безнең полкка бер гуманитар ярдәм дә килмәде. Монда да Башкортстанның лаекллы уллары хезмәт итә бит. Ташламагыз безне. Без дә Башкортстан егетләре”, - дип язган Азамат.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас