

Башкортстанның вице-премьеры Ирек Сәгыйтовның якын дусты, кече лейтенант Ринат Фәхрисламов махсус операция зонасында һәлак булган. Аны бүген, 13 сентябрьдә, туган ягы - Аскын районында җирләгәннәр.
"Без Ринат белән озак вакытлар БР буенча ОМОН Эчке эшләр органнарында бергә хезмәт иттек, Чечен кампаниясендә катнаштык, аның белән даими рәвештә элемтәдә булдык", - дип сөйләгән Сәгыйтов.
Ринат Фәхрисламов узган елның июнендә М. Шәйморатов исемендәге беренче батальон составына алына, взвод командиры була. Август аенда Шәйморатов медале белән бүләкләнә, Батырлык орденына һәм Шәйморатов орденына үлгәннән соң тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, былтыр 24 февраль Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр иткән иде һәм ул бүгенгәчә бара.