Махсус хәрби операция
31 август 2023, 09:15

Яугирләргә ярдәмгә

Башкортстанда иң популяр ярдәмнәр арасында...

Яугирләргә ярдәмгәЯугирләргә ярдәмгә
Яугирләргә ярдәмгә

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Ватанны яклаучыларның гаилә комитетының төбәктәге бүлеге җитәкчесе Эльвира Мацкевич һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина матбугат вәкилләре белән очрашып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәмнәр күрсәтелүе турында бәян итте.

“Безнең комитет – Русиядә иң яхшылар исәбендә, бүгенге көндә 1,500 мөрәҗәгать каралды, барсы да бюрократ һәм дежур “хатларсыз” гына, - диде Эльвира Мацкевич. – Без власть органнары белән дөрес бәйләнеш булдырдык, мөрәҗәгатьләр бер-ике көн эчендә хәл ителә”.

Башкортстан санаторий-курортларында  махсус хәрби операциядә катнашучы 220 яугир дәвалану курслары үткән. Бүгенге көндә 80 яугир һәм аларның гаилә әгъзалары белем алырга сертификат алган, 206 яугиргә газ кертергә 100 мең сумлык сертификат тапшырылган.

Башкортстанда иң популяр ярдәмнәр арасында утын алу, газ кертү һәм сөт кухнясы тора, диде министр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас