

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге икенче батальонның штабына көн саен 20ләп гариза килә, дип хәбәр иткән Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ милли гвардиясе гаскәрләре белән бәйләнеш буенча киңәшчесе, отставкадагы полковник Артур Йомагуҗин. “Росгвардия гаскәрләре составына керәчәк Салават Юлаев исемендәге икенче батальон составында махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләр күп, әмма барсын да ала алмыйбыз, таләпләр югары”, – ди ул. Физик яктан сәламәт булудан тыш, алар хөкем ителмәгән булырга тиеш.
Батальонга 7 сентябрьгә кадәр кешеләр җыячаклар. Кандидатлар арасында, нигездә, Эчке эшләр министрлыгында эшләүчеләр, Төньяк Кавказ, Әфганстанда хәрби хезмәт үтүчеләр күп.
Росгвардия идарәсеннән хәбәр итүләренчә, контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә тәүлегенә 4240 сум акча түләү каралган. 31 көнгә 131 440 сум, 3 айга 394 320 сум акча түләячәкләр. Хәрби хезмәт вакытында Русия ордены яисә медале белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр 5 оклад, ай саен хәрби вазифасына карап окладының 50 проценты күләмендә түләнәчәк, контракт төзегәндә бер тапкыр 195 мең сум бирәчәкләр. Моңардан тыш, контрактчылар өстәмә социаль льготаларга һәм хәрбиләр, аларның гаиләләре өчен каралган гарантияләргә, “хәрби бәрелешләр ветераны” статусы алуга, торак белән льготалы шартларда тәэмин ителүгә өмет итә алалар.
Салават Юлаев исемендәге икенче батальон составына язылырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Уфа шәһәре, Дан бульвары, 6 (ДОСААФ бинасы). Кандидатлар 55 яшьтән олы булмаска һәм әйбәт физик формада булырга тиеш. Кызыксынган сорауларыгыз буенча: +7 (987) 023-76-00 номеры буенча шалтырата аласыз.