

Күптән түгел Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге икенче ирекле батальон оештырылуы турында игълан ителгән иде. Шуннан соң бер атна эчендә аңа 120дән артык кеше язылган. Бу хакта батальон командиры, төбәк башлыгының Росгвардия гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин хәбәр иткән.
Батальон 10 сентябрьгә кадәр тупланып бетәргә тиеш. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, анда барлыгы 400 яугир керә ала.
"Кешеләр илһамланып баралар. Егетләр алдан яхшылап уйлап, аңлы рәвештә, акыллы, җитди, җаваплылыкны аңлый белгәннәр килә. Һәркайсыннан нигә барасың, дип сорыйм. Барысы да бертавыштан: "Җиңү өчен!"диләр", - ди Артур Юмагужин.
Исегезгә төшерәбез, былтыр, 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында хәбәр итте һәм ул бүгенгәчә дәвам итә.