Махсус хәрби операция
16 август 2023, 06:35

Алгы сызыкка

Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүче операторларны укытачаклар.

Алгы сызыктаАлгы сызыкта
Алгы сызыкта

Уфада Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очу аппаратлары операторларын тактик һәм махсус тактик әзерләү үзәге ачылды. Ул махсус хәрби операциядә катнашырга ниятләгән кешеләр өчен төзелгән. «Карабас» кушаматлы әлеге үзәкнең җитәкчесе белән әңгәмәләштек.

–Әлеге үзәктә укыр өчен яшь буенча чикләүләр бармы? Уку күпме дәвам итә?

–Биредә 35 яшькә кадәр яшь чикләве билгеләнгән. Бу тармак югары технологияле, әгәр кеше мондый техника белән беркайчан да эш итмәгән булса, бу яшькә кадәр моториканы «көйләргә» мөмкин, әмма 35 яшьтән соң, тәҗрибәсе булмаганда, бу авыр. Бездә бит Дрон-Ударниклар профиле бар, FPV-дроннар дип атала, алар оператор күнекмәләренә таләпчән.

Дүрт атна Уфа тирәсендә лагерьда яшиләр. Укучылар үзләрен нәрсә көткәнен шунда ук күз алдына китерсен өчен, яшәүләре  кыр шартларына якынлаштырылган. Бушлай туклану, кием-салым һәм материаллар белән тәэмин ителә, зонага җибәргәндә үз квалификациясенә туры килгән җиһазлар белән тәэмин ителә. Шулай ук стипендияләр каралган.

–Пилотсыз очу аппаратлары операторының башка белгечлектәге хәрбиләрдән аермасы нәрсәдә?

–Алар штурм һәм артиллерия бүлекчәләре белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр, дошманның көчләрен һәм бронетехникасын юк итү белән шөгыльләнәләр, урындагы җирне  разведкалыйлар. Күпчелек очракта, грамоталы әзерләнгән һәм җиһазландырылган бүлекчә шундый ук артиллерия бүлекчәсен алыштыра ала,  дрон операторлары күпкә мобильрәк һәм күпкә азрак ресурслар таләп итә. Аларның сугыш кырында югары нәтиҗәлелеге берничә тапкыр исбатланган.

–Укыту-өйрәтү процессына нәрсәләр керә?

–Беренчедән, гомумфизик әзерлек алып барыла, чөнки, практика күрсәткәнчә, күпләр махсус йөкләнешләргә әзер түгел. Вестибуляр аппаратны күнектерү, чөнки ул зур йөкләнеш кичерә. Аннары виртуаль да, чын аппаратурада да дрон белән идарә итү күнекмәләре өйрәтелә. Дошман көчләрен һәм чараларын юк итүнең төрле ысуллары өйрәтелә. Дроннарга техник хезмәт күрсәтү дә өйрәтелә-җыю, сүтү һәм ремонтлау, аппаратны оператив рәвештә сафка кайтарырга кирәк. FPV-дроннар конкрет мәсьәләгә шәхси көйләнә, эш итү алгоритмын оператор үзе сайлый. Шулай ук топографияне өйрәнүгә, артиллерия белән үзара хезмәттәшлеккә һәм гомум тактик гаскәр дисциплиналарына да көчле басым ясала. Монда саперлык эше дә, шәхси ут әзерлеге дә, тактик әзерлек тә бар.

–Уку тәмамлангач “дипломнар” биреләме?

–Бердәм дәүләт үрнәгендәге сертификатлар тапшырыла, алар нигезендә сугышчыларга «Пилотсыз ачу апппараты (БПЛА) операторы» хәрби-хисап белгечлеге биреләчәк.  Алгы сызыкка алар үз юнәлешләре буенча баралар.

–Хәзер дроннар төрле тармакларда кирәк була. Үзәктә аларны «гражданлык» шартларында идарә итәргә өйрәтү каралганмы?

–Әлбәттә, коммерция нигезендә авыл хуҗалыгы, нефть, газ чыгару һ.б. тармаклар өчен пилотсыз очу аппаратлар операторларын укытыла.

–Үзәктә уку өчен ничек язылырга була?

–Үзәк тәүлек әйләнәсе эшли, сайлап алу пункты эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Ул Уфаның Октябрь проспектында, 85 нче йортта урнашкан, анда «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалларының берсе урнашкан. Алдан +7 (347) 215-15-70 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Укырга теләк белдерүче  тәүдә анкета тутыра. Без аның белән элемтәгә чыгабыз, психиатр һәм наркологтан белешмә әзерләүне, медицина комиссиясе, әңгәмә һәм сайлап алу этабын виртуаль симуляторда узуны сорыйбыз. Кайвакыт кеше шунда ук эләктереп ала.  Бигрәк тә элек видеоуеннар уйнаучы тиз төшенә. Әмма кандидатның джойстик яки геймпадның нинди булуын күрмәгән очраклары да еш була, әмма дәрестән дәрескә өйрәнәләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас