

“Башкортстан” мотоукчылар полкы солдатлары каршында республика артистлары чыгыш ясады. Самара өлкәсеннән махсус хәрби операциягә юлланачак хәрбиләр янына Салават башкорт драма театры һәм Нефтекама филармониясе артистлары барды.
Аларның чыгышлары алдыннан командование хәрби әзерлеккә нәтиҗә ясады. Радий Хәбиров та әзерлекнең югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде.
-Без ничә килсәк тә, алар кабинетларда утырмый, ә тактик әзерлек үтеп йөри иде. Бу бик мөһим, чөнки бик күп гомерләрне коткарырга ярдәм итәчәк, - диде. Ул хәрби әзерлек нәтиҗәләре буенча иң яхшы солдатларга, шулай ук туган көнен каршылаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Патриотик концерт “Караван-сарай” фольклор-эстрада төркеме чыгышы белән ачылды. Программада хәрби-патриотик җырлар да, халык җырлары да яңгырады. Аларның һәммәсе хәрбиләр күңеленә хуш килде.
-Чыгышларыбыз белән без якташларның күңелен күтәрергә, дәртләндерергә тырыштык. Һәркайсына уңышлар һәм тизрәк өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, - ди Нефтекама дәүләт филармониясе директоры Ринат Гайсин.