Исән-сау кайтыгыз, егетләр!

“Кайларда  гына йөрми, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы”...  

Исән-сау кайтыгыз, егетләр!Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Исән-сау кайтыгыз, егетләр!

“Кайларда  гына йөрми, ниләр күрми ир-егеткәй белән ат башы”...

 

Җырдагы бу сүзләр соңгы елларда кабат актуальләште. Тыныч кына, хезмәт урыннарында һөнәри бурычларын үтәп йөргән йөзәрләгән мең ир-егетләребез, кулларына корал тотып, тагын илебезнең көнбатыш тарафларына китте...  Алар арасында Чакмагыш районы Рәҗәп авылында туып-үскән Адик исемле бөркеттәй егетебез да бар.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган егет ике дә уйламый сафка басты. Тыныч тормышта булдыклылыгын таныткан егет СВОда да уңышлы хезмәт итә. Бу хакта хәрби частьтән килгән рәхмәт хатлары сөйли.  Әтисе Радик Рим улы Бухарбаев исеменә язылган беренче шундый сөенечле хат быел гыйнвар аенда килгән.

“Югары командование һәм шәхсән үз исемемнән шундый лаеклы ул – сержант Адик Бухарбаевны тәрбияләп үстерүегез өчен сезгә тирән хөрмәт җиткерәм. Сез чын  мәгънәсендә Ватан сакчысы тәрбияләгәнсез һәм аның белән горурлана аласыз.

Улыгызның  булдыклылыгы командование һәм шәхсән минем тарафтан  берничә тапкыр лаеклы билгеләнде. Адик һәрвакыт инициатива белдерә, каравыл һәм эчке хезмәтен бик яхшы үтәве өчен 5 тапкыр мактауга лаек булды.

Хәрби позицияләрне төзүдә Сезнең улыгыз үзен булдыклы, хезмәт сөючән,  тырыш  яугир буларак танытты”. 

Адик Бухарбаев хезмәт иткән часть командирыннан килгән бу дәрәҗәле хатта менә шундый горурланырлык  һәм дулкынландыргыч юллар язылган. Бу юллар йөрәк аша үтә бит. Бу хаттан соң егетебез  СВО зонасында күрсәткән  югары һөнәри осталыгы, зирәклеге, яхшы тәртибе, чыдамлыгы, намуслы хезмәте, куелган бурычларны оста үтәве өчен ике тапкыр Мактау грамоталарына да лаек булды.  Бу җылы хәбәрләр аның матур гаиләсенә, сөекле яшь хатынына, хат ташучы булып эшләүче әтисе Радик, әнисе Венерага да шатлыклар алып килде. Бухарбаевлар  һәм авыл кешеләре дә Адик өчен бик шат һәм, әлбәттә, барысы да иң шатлыклы – Адикның исән-сау өйгә кайтып керер көнен көтеп, догада калалар. 

Исән-сау булыгыз, егетләр! Туган йортта сезне көтәләр!           

 

Фото:  u-f.ru                            

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас