

Бүген, 31 июльдә, оператив киңәшмә вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага җибәрү өчен тагын бер ирекле батальон булдырырга тәкъдим итте. «Боевое братство» Бөтенрусия оешмасының Әлшәй районы бүлеге тәкъдиме буенча яңа подразделение Русия Герое Алмаз Сафин исемен йөртәчәк.
"Контракт хезмәтенә җәмәгатьчелек ярдәме штабына халык гаризалары килүен дәвам итүгә бәйле рәвештә, ветераннар ирекле батальон оештырырга һәм аңа Русия Герое, Әлшәй районы егете Алмаз Сафин исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Без, һичшиксез, бу инициативаны хупларбыз, – дип белдерде Радий Хәбиров. - Республика башлыгы хакимиятеннән кирәкле оештыру эшен башкаруны сорыйм. Бу безнең егетләрнең теләге. Без аларга ярдәм итәчәкбез һәм шуның белән бәйле чыгымнарны үз өстебезгә алачакбыз. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү-беренче өстенлек. Һәм без, һичшиксез, сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез".