СВОда мин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәясәтен үткәрүче булып торам

Фронтта күп нәрсә ачыклана,гадирәккә һәм гаделрәккә әверелә, ә кешенең характеры яңа яктан ачыла.

СВОда мин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров                    сәясәтен үткәрүче булып торамСВОда мин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров                    сәясәтен үткәрүче булып торам
СВОда мин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәясәтен үткәрүче булып торам

Фронтта күп нәрсә ачыклана,гадирәккә һәм гаделрәккә әверелә, ә кешенең характеры яңа яктан ачыла. Болар хакында Башкорстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов үзенең “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде. Ул бүген Башкортстан хәрби белән махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычны үти. Азат Бадранов әйтүенчә, фронтта ул үзен чынлап файдалы, хәтта нәрсәдәдер бәхетле дә кеше итеп тойган.

(Ахыры, башы үткән санда).

   “Б”: -Башка төбәкләрдән килгән сугышчылар белән мөнәсәбәтләр ничек корыла?

   АБ: - Хәрби хәрәкәтләр вакытында иң мөһиме – бер-береңә ярдәм кулы сузу. Вакытында ярдәм килеп җитмәгән күрше батальоннарга ярдәм итәбез. Безнең сугышчылар алар өчен кирәкле булган нәрсәләр белән бүлешә. Мәсәлән, сугышчы военторгта форма сатып алган булган, ә бүген исә Башкортстаннан гуманитар ярдәм килеп җиткән. Нигә әле иптәшләр белән икенче кием тупланмасын бүлешмәскә? Мөнәсәбәтләр биредә гадәти кешеләр арасындагыча корыла. Шунсыз мөмкин дә түгел. Кайчак башка төбәкләрдән килгән сугышчылар белән бергә оборона тотабыз. Әйткәнемчә, биредә без туганнарга әвереләбез. Ә тугантуганга һәрвакыт ярдәмгә әзер. Менә әле без сезнең белән гап корган полкта да иңне-иңгә терәп Башкортстан егетләре, пензалылар, Ульяновск өлкәсе егетләре хезмәт итә. Биредә шунсыз мөмкин дә түгел.

   “Б”: - Башкортстан сугышчылары СВОда елдан артык, мобилизациягә эләгүчеләр елга якын хезмәт итә. Алар арасында безнең якташларга гына хас булган ниндидер традицияләр формалашып өлгердеме?

   АБ: - Аралашуның гомум фронт культурасы бар. Мәсәлән, биредә без беркайчан да саубуллашмыйбыз. Мин моңа иң тәүдә игътибар иткән идем. “Саубуллашмыйбыз” һәм “очрашканга кадәр” дибез. Хәтта аз гына таныш булган кешеләр дә бер-берсенә “брат” яки “братское сердце” дип мөрәҗәгать итә. Бервакыт безгә төнлә эш буенча кузгалырга туры килде, ләкин тиешле урынга вакытында барып җитә алмадык һәм күрше подразделениедә тукталырга мәҗбүр булдык. Солдатлар безне кунып чыгарга чакырдылар, кичке аш белән сыйладылар, ял итәргә мөмкинлек тудырдылар. Менә бу туганлык бит инде.

Башкортстан сугышчыларына килгәндә, фронтта “Башкортстан” бренды барлыкка килде. Безнең республиканы  инде барсы да белә, безнең батальоннар турында ишеткәннәр, блокпостларда документ күрсәткәндә төбәкне танып торалар. Күпләре Башкортстанның даими рәвештә гуманитар йөкләр ташуы хакында белә. Сугышчылар мондый көчле ярдәм күрсәтелүенә карап сокланалар. Төрле милләттән булган ир-егетләр үзләрен башкортлар дип атый. Бер иптәш – чечен – безнең батальоннарга гуманитар ярдәм, тәгәрмәчле техника китерә иде. Күптән түгел үзен очраткан идем, ул контракт төзеп, Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итәргә карар иткән икән. Әйтүенчә, “шәйморатовчы” исеме туган җирендә аның дәрәҗәсен берничә тапкырга күтәрәчәк икән. Әйтүенчә, аңа батальондагы атмосфера, егетләрнең кәефе ошый. Әлеге вакытта ул документлар рәсмиләштерә һәм якын киләчәктә хезмәт итә башлаячак.

“Б”: - Азат Шамиль улы, бу көчле ир-егетләр елыймы?

   АБ: - Әйе. Сугышчан дуслары һәлак булганда. Әле иртән генә алар бергәләп иртәнге аш ашаганнар, ә кичкә инде... Биредә мондый яшьләрне беркем дә яшерми. Хәер, бу күз яшьләре контрольгә дә бирелми...

“Б”: - Сезнең күз алдында кешеләр үзгәрәме?

   АБ: - Кемдер спиртлы эчемлекләр кулланудан бөтенләй туктады. Яшь кенә егетләр тиз вакыт эчендә чын ир-егеткә әверелде. Күпләрендә кыйммәтләрне кабаттан бәяләү бара. Иң гади нәрсәләр – гаилә, балалар, ата-ана һәм туган йорт – иң мөһим нәрсәләргә әйләнә. Алгы сызыкта болар анык контурларга ия булалар.

“Б”: - Сезгә көчле хис-тойгылар тудырган күренешләр белән очрашырга туры килдеме һәм нәрсәне гомерегез буена хәтердә саклаячаксыз?

   А.Б.: - Кешеләр. Тәү чиратта, кешеләр. Кемнәр минем дусларга әверелгәннәр һәм һәлак булганнар, аларны хәтердә саклаячакмын. Алдан әйткәнемчә, егетләрне югалту бик-бик авыр. Мин һәрвакыт кешеләр арасында, ләкин ярты ел хезмәт иткәннән соң, берүзем калган вакытта, ирексездән күзгә яшь килә. Күп сугышчылар белән мин дуслашырга өлгердем, алар белән көн күрдем, кемгәдер йорт эшләре буенча ярдәм иттем, кемдер килеп рәхмәт әйтте, бер-ике көннән... ул сугышчы инде юк.

   Күптән түгел “шәйморатовчыларга” Шәйморатов медален тапшырдык. Бүләкләнүчеләр арасында бер рота фельдшеры да бар иде. Сугышчан, булдыклы егет. Сызгырып очкан пулялар астыннан яралы сугышчыларны алып чыкты, аларны эвакуацияләде. Медаль тапшырганның икенче көнендә ул һәлак булды, заданиедән кайтмады.

   Һәр хәрби хезмәткәр Аллаһның үзен ярчыклардан, пуля һәм миналардан саклап калуын, дошман снарядларының көн буена позицияләрне “сагалап” та зыян сала алмавын хәтерендә саклый. Безнең”шәйморатовчылар”, “доставаловчылар”, мобилизациягә эләккән егетләр көрәш алып баруларын дәвам итә. Алар резервта тормый, алар утның алгы сызыгында.

   “Б”: - Башкортстан сугышчылары командованиенең нинди исәбендә?

   АБ: - Безнең сугышчыларыбызның мотивациясе югары. Командирлар моны еш билгели. “Шәйморатовчылар” буенча әйтәм: алар иң яхшылар исәбендә. Батальонда тәртип югары дәрәҗәдә куелган, анда югалтулар да азрак, сугышчан әзерлек тә югарырак. Мобилизация буенча килгәннәр уңаеннан шуны әйтер идем: Уфадан килгән “Толпар” махсус билгеләнештәге отряд пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү буенча махсуслаша. Сугышчыларның үз лабораториясе, остаханәсе, 3D-принтерлары бар. Алар БПЛА җыя, башка сугышчыларны өйрәтә. Федераль яңалыклар көндәлегендә алар турында сөйлиләр һәм бу күңелгә ята, мин ул сугышчылар белән горурланам. Дошманнар да алар хакында белә һәм алар белән очрашудан качалар.

“Б”: - СВОда хезмәт итүне сайлаганга үкенмисезме?

   АБ: - Юк. Бирегә килү омтылышы хисләр белән бәйле булды һәм моңа берничә вакыйга тәэсир итте. Биредә танкист булып минем соңгы тапкыр моннан 20 ел элек күргән  энем хезмәт итә. Ул чакта аңа 5 яшьләр булгандыр. Хәрби юнәлешләрнең берсендә кызу танк сугышлары бара, ул шуларда катнаша.

СВО зонасына минем якташларым – Архангель, Кырмыскалы районнарында яшәүчеләр китте. Озаткан вакытта аларның сугышка юллануы, ә үземнең республикада калуым турындагы уйлар тынгы бирмәде. Чикләнгән мобилизация башлангач, патриотизм хисе сүзләр генә түгел, ә хәрәкәт итүне дә таләп итте. “Мин дә мобилизациядәге егетләр һәм ирекле сугышчылар белән бергә булырга тиешмен” дигән фикергә килдем. Аларның барсының да үзләренә генә билгеле булган мотивациясе бар. Миңа да үз урыным алар янында булырга тиеш кебек тоелды һәм мин шулай килеп чыгуына бик шатмын. Янымда дусларым булуга сөенәм.

   Ильмир СВО зонасына Мәскәүдән килде. Ул башкалада укыды, дәүләт хезмәтендә эшләде. Мобилизация башлангач шунда ук минем белән барачагын әйтте. Хәтта үзенең броне һәм 3 баласы булса да. Икенче дустым Салават – Рәми Гарипов исемендәге мәктәп-интернаттан. Без бала чагында аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Аннан ул хәрби белем алды, безнең тормыш юллары аерылды, ләкин кабаттан очраштык. Ул да болай  диде: “Азат, мин синең белән барам”. Берчак сугышчан әзерлек вакытында мин аңа: “Моннан 20 ел элек бер бүлмәдә яшәдек, шулай булмаса, сиңа фронтка барырга туры килмәс иде” дидем. “Ул чакта бирегә кем белән килгән булыр идең?” дип җавап бирде дустым.

Салават элемтә взводы командиры булып хезмәт итә, ул көн саен гомерен куркыныч астына куя: үзенең взводы белән батальон подразделениеләрен элемтә белән тәэмин итә. Бу эшнең нидән гыйбарәт икәнен аңлау өчен күз алдына китерегез әле: сугыш, атышлар бара һәм элемтәчеләр сугыш яланы буйлап үзләренең җиһазлары һәм чыбыклары белән алга үрмәли. Шуңа да бүген миңа еш кына, Салават минем белән түгел,  ә мин аның белән килгәнмендер кебек тоела.

   Мондый җылы туганлык хисләре күп егетләребезгә хас. Элегрәк миңа мондый тарихлар уникаль-кабатланмас кебек тоела иде. Ә биредә алар һәр икенче кешедә очрый. Пензадан бер эшкуар бар. Ул автосервислар челтәре хуҗасы. Аның гаиләсе тәэмин ителгән. Ләкин ул СВОда хезмәт итүне сайлаган. Питердан пластик хирург килгән, биредә ул – фельдшер. Күпләрнең мотивациясе һич тә акча түгел. Егетләр үз гомерләрен куркыныч астына куя, ансыз булмый һәм бу нормаль хәл. Ләкин акча, дөресен генә әйткәндә, берни түгел. Әлбәттә, финанс ягы да юк түгел, ләкин барыбер дә патриотизм хисе өстенрәк.

   Батальоннарда хезмәт итәргә теләгәннәр сугышчан бердәмләштерү үтә. Биредә үзебезнең полигон бар. Яңа гына  сугышка килүче, әгәр ул белгеч икән, махсус әзерлек үтә, мәсәлән, механик-водитель буларак. Шулай ук гранатометчыларны, минометчыларны аерым өйрәтәләр. Барсын да кабул итәләр, тик төпле максат һәм сәбәпләр булырга тиеш. Гадәттә, беркемне дә кире бормыйлар. “Запастагылар” да бар. Сугышчан тәҗрибәгә ия булу киләчәк ул дип ышанам. Аның булмавы бер дә зур җитешсезлек түгел, аны җиңү мөмкин.

   “Б”: - Азат Шамил улы, сез үзегез өчен иң зур нәтиҗә чыгардыгызмы?

 

“Башинформ”: – Беренчедән, иң кыйммәтлесе – ул иң гадие һәм ул һәр кешедә диярлек бар. Гомер, гаилә, якыннар. Фронтта бар нәрсә дә – йортлар, автомобильләр, техника, кыйммәтле кием, тыныч тормыштагы башка байлыклар – үзенең бар кыйммәтен югалта. Биредә алар берни тормый. Биредә иң кыйммәте – гомер, кешеләр. Икенчедән, СВОда туганлык хисе формалаша. Барсы да бер-берсе белән соңгысы белән бүлешә. Барсы да студентлар тулай торагындагы кебек. “Отпуск вакытында да, сугышчан дусларыбыз көрәш алып барган чакта, тынычлап сыйлана да, ял да итә алмыйбыз”,- ди егетләребез.

   Миңа сугышчылар белән блиндажларда, окопларда, ташландык фермаларда, җимерелгән биналарда, сугышчан позицияләрдә кунарга туры килде. Мактанып әйтмим, ләкин дежурлык вакытында мин алар белән бергә булдым, бер котелоктан ашадым. Шулай итеп, мин “брат”ның нәрсә икәнен яхшы аңладым. Һәм инде, әгәр син сынмагансың икән, димәк, син тагын да ныграк булачаксың дигән фикергә килдем. Өченчедән, биредә карма мәсьәләсе бик тиз эшли. Шундый хәлне беләм, күрше батальонда сугышучы егетләр: “вәт зур булмаган җәрәхәт аласы иде, нәтиҗәдә, түләүләргә, отпускка, ярты ел ялга өмет итәргә була” дип сөйләнгән булганнар. Әйтеп кенә беткәннәр, блиндажга кергәннәр һәм... шартлау да яңгыраган. Әгәр тыныч тормышта карма озын-озакка сузылса, фронтта ул үзен бер мизгелдә сиздерә.

   Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов фронтка ирекле рәвештә китү турындагы карарны үткән елның көзендә кабул иткән иде. Махсус хәрби операция зонасында хезмәтне ул Русия Герое Миннегали Шәйморатов исемендәге батальонда 2022 елның ноябрендә башлады. Ә соңгы ике айда 3нче армия корпусының сәясәт бүлегендә офицер булып хезмәт итә. Шулай ук республиканың хәрби хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара һәм безнең сугышчыларга гуманитар йөк китереп җиткерүне җайга сала.

Гөлара Арсланова тәрҗемәсе.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас