Махсус хәрби операция. Гаиләләр өчен шартлар.

Шифаханәгә юллама гаилә әгъзаларына бирелә.  

Махсус хәрби операция. Гаиләләр өчен шартлар.Махсус хәрби операция. Гаиләләр өчен шартлар.
Махсус хәрби операция. Гаиләләр өчен шартлар.

Шифаханәгә юллама гаилә әгъзаларына бирелә.

 

Махсус хәрби оепарциядәге егетләребезне Ходай ярдәменнән ташламсын. Монда калган гаиләләрендә бар да имин, тормыш шартлары яхшы булса, аларга анда күпкә җиңелрәк булыр, якыннары турында борчылып тормаслар. Бу хакта алар үзләре үк әйтеп тора. Андый гаиләләргә кагылышлы яңа ташламалар, шартлар, уңайлыклар турында яңа күрсәтмәләр җәмгыять тарафыннан аңлап,  дөрес кабул ителә.

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның шифаханәгә юлламаны гаилә әгъзаларына тапшырырга, яки аны алар белән бергә ял итү өчен бүлешергә хокукка ия булачаклары мәгълүм булды.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Лира Игътисамова хәбәр итүенчә, тиешле закон проекты әзерләнә һәм ул якын арада кабул ителәчәк.
Башкортстан шифаханәләрендә МХО (СВО)да катнашучыларны мәҗбүри рәвештә кабул итәргә тиешләр. Гомум номер фондыннан бу максатта барлыгы 10 процент резервка куелган.

 

Фото: mkset.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас