+21 °С
Болытлы


3 июльдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
«Батырлык өчен» медальләренә, генерал Шәйморатов орденнарына һәм медальләренә төбәкнең мобилизацияләнгән халкы һәм кыска вакытлы ялга туган якларына килгән ирекле батальон сугышчылары лаек булды.
Төбәк җитәкчесе яугирләргә хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген билгеләп үтте.