

Сугыш кырыннан кайткан экспонатларны барып күрә аласыз.
Алгы сызыкта хәрби бурыч үтәүче якташ яугирләребез туган якларын бер минутка да истән чыгармый. Менә шуңа бер мисал.
СВОдан егетләр Тәтешле туган як тарихын өйрәнү музеена экспонатлар җибәргән.
Аларны тынгысыз йөрәкле актив җәмәгатьче Венер Сафин алып кайткан.
Дүрт бала әтисе Шәйморатов батальонына үзе теләп кушылган. Яралангач, демобилизацияләнеп, туган якка кайткан.
Бернигә карамастан, безнең егетләргә әле дә ярдәм итә ул. Шушы көннәрдә гумконвой илтеп кайткан. Шунда егетләр белән очрашкач, музейда күргәзмә оештыру уе туган. Чынлап та, СВОдан кайткан әйберләр интернетка караганда үтемлерәк аңлата ала бит...
Батыр егетләребез бу уйны тиз күтәреп алган һәм булачак экспонатлар белән бик теләп бүлешкәннәр.
«Бу – кружка, каска, бронежилет, хәрби компас, ДШК патроннары һәм артиллерия һәм миномет ярчыклары. Яугирләр шулай ук үзләренең солдат паеклары, сут, тушенка белән дә бүлеште», – дип яза бу хакта Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
Тәтешле музеендагы СВО экспонатларын район халкы һәм кызыксынучылар барып күрә ала. Бу предметлар үткән сугыш кырларыннан түгел, әле дары исе аңкып торган яу кырларыннан кайткан. Шунысы да уйландыра...