

Кичә, 22 июньдә, Башкортстанның Благовар районы Каргалыбаш авылында махсус хәрби операциядә катнашкан кече сержант Алмаз Вилюр улы Фәйзуллин белән хушлаштылар. Аңа 27 яшь иде, ул узган елның октябрендә мобилизацияләнде...
Алмазның гаиләсе һәм барлык благоварлылар өчен бу зур хәсрәт. Без барыбыз да аның якыннары һәм туганнары белән бергә кайгырабыз. Якташыбыз чын ГЕРОЙ кебек һәлак булды, ахырга кадәр хәрби бурычына, Ватанына тугры калды. Кече сержант Алмаз Фәйзуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Мәңгелек хәтер сиңа, солдат!
Алмаз Фәйзуллинның туганнарының һәм якыннарының күтәрә алмаслык тирән кайгысын уртаклашабыз. Горурланабыз, кайгырабыз...
Украинада барган махсус хәрби операциядә (СВО) һәлак булган яугирләр туган ил, Русия өчен гомерләрен биргән батырлар, аларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланачак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
Дөньялар тынычланып, агай-эне, ирләребез, әтиләребез, якыннарыбыз, туганнарыбыз, сөйгәннәребез исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын дип көн саен Ходайдан ялварабыз... Кулдан килгәнчә үзегезне саклагыз, егетләр!
Чыганак: blvesti.ru