

Бүген, 21 июньдә, Уфаның Совет мәйданында ялга кайтучы Шәйморатов исемендәге ирекле батальон яугирләрен каршы алдылар.
Күбесе якыннарын бер ел диярлек күрмәгән, шуңа күрә сугышчылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да үз бәхетләренә үзләре ышана алмый торалар.
Ниндзя кушаматлы яугир аеруча бик сагынып кайтып килә, чөнки ул хезмәттә чакта дөньяга килгән улын ниһаять күрәчәк. Ә әнисе белән каршы алырга килгән өлкән улы әтисенең кырыннан да китми.
"Минем планнарым - гаиләм янында булу, ял итү, улым белән аралашу. Хәзер минем ике улым бар: мин киткәннән соң, тагын берсе туды. Ниһаять, мин аны хәзер күрәчәкмен. Өйгә нинди шатлыклы хисләр белән кайтып килгәнне сүзләр белән аңлатып булмый", —дип уртаклашты Ниндзя.