

Махсус хәрби операциядә Сүрия ветераны Илгиз Латыйпов һәлак булган. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә һәлак булган тагын бер якташыбыз турында ачылы хәбәр килде Илгиз Латыйпов белән хушлашу тантанасы туган ягында, Кыйгы районында узачак. Бу хакта социаль челтәрләрдә Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр иткән. Илгиз Ибрай авылында туып-үскән.
Армиядә хезмәт иткәннән соң, Русия Кораллы Көчләре сафларында кала. Илгиз Уралис улы Сүриядә, ә аннары Украинада барган хәрби операциядә хезмәтен дәвам иткән. Киләсе айда аңа 24 яшь тулган булыр иде. - Туганнарының ,якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклашам, - дип язган Кыйгы районы хакимияте башлыгы.
Әйткәндәй, Украинада барган махсус хәрби операциядә (СВО) һәлак булган хәрбиләр туган ил, Русия өчен гомерләрен биргән батырлар, аларның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланыр, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин.
Фото: Кыйгы районы хакимияте башлыгының социаль челтәрләрдәге битеннән алынды.