"Сашка"ны бөтен авыл белән көткәннәр

...көн саен уйларыбыз, догаларыбыз сезнең хакта. Исән-имин кайтыгыз! 

mechetlinskayalife.rumechetlinskayalife.ru
Фото:mechetlinskayalife.ru

Мәчетле районыннан махсус операциядә катнашкан Сашка” позывнойлы хәрби II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Бу бүләкне Ватанны саклау эшенә зур өлеш керткән өчен тапшыралар.

“Без артиллеристлар, һәм бу бүләкне нәкъ төз аткан өчен алдык”, – ди ул тыйнак кына.       

“Сашка” элек тә хәрби тәҗрибәгә ия иде, ул Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны. Махсус хәрби операциягә ул узган елның сентябрендә китте, гвардия сержанты дәрәҗәсендә танкка каршы дивизиядә хезмәт итә, өлкән наводчик вазифасында. Әле ул ялга кайткан. Хәрбине әнисе, апалары, туганнары, дуслары һәм авызлдашлары түземсезләнеп көткән. Алар геройны җыр-биюләр белән каршы алган.

“Безнең бар да бар, тамагыбыз тук. Шулай да туган республикабыздан хәбәр алсак – балалар язган хат булсынмы ул яисә мәрхәмәтле куллар бәйләгән йон оекмы – ничектер илһамланып китәбез һәм күңелгә җылылык тойгысы тарала”, – ди Сашка.

Без биредә тыныч тормышка яшәсәк тә, белегез, көн саен уйларыбыз, догаларыбыз сезнең хакта. Берүк исән-имин әйләнеп кайтыгыз! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас