Чакыручы булмагач, яу кырына үзе киткән

“Тәк!” – дигән "Мчсник" көннәрдән беркөнне һәм...

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Куергазы районында яшәүче “Мчсник” позывнойлы ир үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Аның турында район башлыгы Юлай Ильясов үзенең социаль челтәрләрендә язма урнаштырган.

Эш болай була: өлешчә мобилизация башлангач, ир аны да чакырырлар дип көткән. Хәтта беренче кирәк-яракларны да әзерләп куйган. Үзе әйтүенчә, аңа армия тормышы һәрвакыт ошаган һәм ул солдат булган елларын сагынып искә алган. Әмма СВОга повестка китерүче булмаган.

“Болай булмый!” – дигән ул беркөнне. Документларын алган һәм, военкоматка барып, үз теләге белән контрактчы булып язылган. Нәтиҗәдә шушы көннәрдә “Мчсник” Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальон солдаты булып киткән һәм бүген хәрби әзерлек үтә.

“Мин аның карарына каршы идем. Әмма уйлаган уеннан кире кайтару мөмкин түгел икәнлеген белгәнгә, килештем инде. Аның карарын мин батырлар адымына тиңлим. Балаларга безнең әтиебез герой, ул безнең яклаучы дип аңлатам. Без аны өйдә Җиңү белән көтәбез!” – ди “Мчсник”ның тормыш иптәше.

Әйткәндәй, әлеге позывнойны ир юкка гына алмаган. СВОга киткәнче ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасында эшләгән.

Шуны да әйтергә кирәк: ил җитәкчесе Владимир Путин сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барсына да – мобилизациягә эләгүчеләргә дә, үз теләкләре белән контракт төзүчеләргә дә – бертигез социаль гарантияләр каралырга тиеш.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас